Казан Мэры “Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясенә кушылды
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин 23-нче
майда старт алган “Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясенә кушылды.
Казан шәһәр Думасының VIII сессиясе утырышы тәнәфесе вакытында ул депутатларны
республика басмаларына язылырга чакырды, һәм үзе дә 3 республика һәм 2 шәһәр
газетасына язылды.
Исегезгә төшәерәбез, 23-нче майда “Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны
яздыр” акциясе старт алды. Акциягә республиканың танылган шәхесләре кушылды,
алар татарстанлыларны республикада чыга торган вакытлы матбугатка
туганнарын-якыннарын яздыртырга чакыралар.
Шунысы кызык, акциянең күп кенә катнашучылары якыннары өчен
генә түгел, сугыш ветераннары, балалар йортлары, картлар йортлары, балалар
хастаханәләре өчен дә яраткан газета-журналларын яздырган.
“Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” 25-нче июньгә
кадәр дәвам итәчәк.