(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь, Ксения Швецова). Татарстан
башкаласында “Әкият” курчак театры каршындагы мәйданда шәһәрнең иң матур һәм
якты фестивале – “Чәчәк ата торган Казан-2016” старт алды. Чарага ландшафт дизайны белән
шөгыльләнә торган 23 оешма җыелган иде. Бу елда катнашучылар исемлеге яңа
шәһәрләр белән тулыланды – үзләренең гадәти булмаган чәчәк композицияләрен
Мәскәү, Тольятти, Самара шәһәрләре фирмалары тәкъдим итте. Фестиваль ачылышында
Казан Мэры Илсур Метшин кечкенә казанлылар белән берничә чәчәк куаклары
утыртты.
Фестиваль “Щелкунчик” балетыннан “Вальс Цветов” мелодиясе
белән ачылды. Ачылышта катнашучылар өчен иҗат коллективлары, җырчылар, биючеләр
һәм артистлар чыгыш ясады. Мэр шәһәрлеләрне сәламләде һәм фестиваль ачылышы
белән котлады.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев Мэрга, чәчәк проектларыннан кала, биредә яңа гына
дизайнерлык белән эшли башлаган белгечләр өчен мәгариф семинарлары һәм
коучинглар үтәчәкләген җиткерде.
Мэр шулай ук фестивальдә катнашты, кечкенә казанлылар белән
чәчәкләр утыртты. Сабыйлар Мэрга чәчәкләрне яратулары турында сөйләделәр,
шигырьләр укыдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр. Соңыннан И.Метшин тәкъдим
ителгән композицияләрне карады һәм дизайнерлар белән аралашты.
“Без Казанны Россия
Федерациясендәге иң төзекләндерелгән, уңайлы шәһәр итү бурычын куябыз. Безнең иң
әһәмиятле чәчәкләребез – балаларыбыз, без алар өчен, алар илнең иң матур
шәһәрендә үссеннәр өчен эшлибез”, - диде И.Метшин.
Фестиваль ачылышында шулай ук район администрацияләре
башлыклары, “Горводзеленхоз” Трест” МУП җитәкчесе Роза Җәббарова һәм башкалар
катнашты.