(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь, Ксения Швецова). Казан Мэры
Илсур Метшин башкала Ратушасында Казан шәһәр Думасының VIII сессия утырышы
кысаларында дәүләт һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды.
ТР Президенты Указы буенча “Касатка” балалар-яшүсмерләр
спорт мәктәбе директоры Игорь Ионовка “ТР атказанган физик тәрбия хезмәткәре”
исеме бирелде. Шулай ук ТР боерыгы буенча ТР Президентының рәхмәте ТР Экология
һәм табигый байлыклар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе Илһам
Сабировка белдерелде. ТР Министрлар Кабинетеның рәхмәт хаты белән Казан муниципаль
берәмлеге башлыгы Алмаз Баһаветдинов бүләкләнде.
ТР Президенты Указы белән Мэр Казан Башкарма комитетының “Бердәм
Россия” җирле партия идарәсе җитәкчесе Наталья Гречанникованы бүләкләде.
Моннан кала, Казан шәһәре Мэры карары белән сәнәгать һәм
гражданлык төзелеш үсешенә керткән өлеше һәм намуслы хезмәте өчен “Казан
файдасына башкарган намуслы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән “Казанский
Гипронииавиапром” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Борис Тихомиров
бүләкләнде.
Шулай ук “Нәфис косметикс” ачык акционерлык җәмгыятенең
гомуми мәсьәләләр буенча директоры Шамил Габдуллинга “Казан файдасына башкарган
хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе бирелде. Аерым хөрмәтләү билгесе белән ТР
Ушу федерациясенең попечительләр советы рәисе Руслан Габитов та бүләкләнде.
Шәһәрнең җәмәгать туклануы үсешенә керткән өлеше һәм
күпьеллык хезмәте өчен “Казан файдасына башкарган хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү
билгесе белән шәһәрнең Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының төп
исәп-хисапчысы Дания Зиннурова бүләкләнде. Шулай ук шәһәрнең төзелеш тармагы
үсешенә зур өлеш керткәне өчен “Институт Казгражданпроект” МБУ директоры Илдар
Фазылҗанов бүләкләнде.
Казанның Мактау грамотасы белән “КРЕЗ И К” җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыятенең өлкән сатучы Рәмзия Җиһаншина бүләкләнде.
Шәһәрнең төзекләндерү өлкәсе үсешенә керткән өлеше өчен “Шәһәр
күперләре” МКУ директоры Станислав Сорокин бүләкләнде. Банк системасы үсешенә
керткән өлеше өчен “Банк Казани” коммерцияле икътисади үсеш банкы ҖЧҖ идарәсе
рәисе Андрей Таврин бүләкләнде.
Казан Мэры барлык бүләкләнүчеләргә шәһәр файдасына башкарган
эшләре өчен рәхмәт җиткерде.