(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Башкала Ратушасында Казан
шәһәр Думасының VIII сессиясе башланды. Чара Казан Мэры Илсур Метшин
рәислегендә уза. Сессия эшендә ТР икътисад министры Артем Здунов, Казан
прокуроры Олег Дроздов, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау
буенча тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов һәм башкалар катнаша.
Утырышта 42 депутат катнаша. Сессия барышында 10 мәсьәлә
буенча фикер алышу көтелә:
Казанның Мактаулы гражданины турында;
Казанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышу һәм үстерү
турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан муниципаль берәмлегенең 2016
елга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан муниципаль милеген
хосусыйлаштыруның 2014-2016 елларга прогноз планы (программасы) турында”гы
карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәр Думасының “Казанда реклама конструкцияләрен
урнаштыру турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты МКУ турында”гы карарына
үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан муниципаль берәмлеге
вәкилләренең коммерцияле оешма идарәсе органнарында катнашу тәртибе турында”гы
карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Биналар, корылмаларны карау тәртибе
турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Төрлесе.