(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). “Медиалогия”
мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары
җитәкчеләренең 2016 елның май ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән.
Ай нәтиҗәләре буенча Илсур Метшинның медиаиндексы федераль
һәм республика ММЧ анализы нәтиҗәләре буенча 2708,66 пунктны тәшкил иткән. Илсур
Метшинның медиаиндексына массакүләм мәгълүмат чараларында ТР башкаласы
җитәкчесе катнашлыгында узган вакыйгалар турында чыккан мәгълүматлар йогынты
ясаган. Аерым алганда, Казан Мэры һәм “Рубин” футбол клубы президенты Хавьер
Грасия белән килешү төзүне шәрехләп үткән иде. Шулай ук И.Метшин Татарстан
башкаласында Казан мәчесе резиденциясен ачарга тәкъдим итте.
Май ае рейтингының икенче урынында Саратов мэры Олег
Грищенко (1520,70 пункт), өченчедә – Пермь мэры Игорь Сапко (1169,96 пункт),
дип хәбәр ителә “Медиалогия” компаниясе сайтында.
Исегезгә төшерәбез, рейтинг ТВ, радио, газета, журнал,
мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 31800 чыганакны үз эченә
алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Аңа
Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының администрация башлыклары
һәм башкала җитәкчеләре кергән. Казан Мэры Илсур Метшин медиарейтингта инде
берничә тапкыр беренчелекне саклап килә.