(Казан шәһәре KZN.RU,
22-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Киров районында урнашкан татар
телен тирәнтен өйрәтә торган 4-нче номерлы гимназиясен карап кайтты. Биредә
шушы көннәрдә капиталь ремонт эшләре төгәлләнде.
Ремонт нәтиҗәләре турында Илсур Метшинга “Прогресс” ҖЧҖ
подрядчы оешмасы директоры Андрей Закамский җиткерде. Аның сүзләренә караганда,
эшләрнең планлаштырылган күләме тулысынча башкарылган: түбә, керү төркемнәре,
фасад, эчке челтәрләр ремонтланган. Шулай ук подрядчы эчке ишекләр, бәдрәф һәм
юынгычлар, тәрәзәләрне алмаштырган. А.Закамский артып калган акчаларга мәктәп
бинасының коймалары алмаштырылганлыгын җиткерде. Гимназия директоры Илхания
Вахитова подрядчыга карата шикаятьләр булмаганлыгын билгеләп үтте. Бинаның түбәсе
төп проблемаларның берсе булган: көчле явым-төшемнәр вакытында аннан су үткән. “Хәзер
барысын да ремонтладылар. Сезгә карата бернинди шикаять сүзләре дә юк”, - дип
билгеләде ул.
И.Вахитова шулай ук шәһәр башлыгына спорт залын ремонтлау
үтенече белән мөрәҗәгать итте - әлеге эшләр бу елдагы программага кертелмәгән. Казан
Мэры әлеге мәсьәләне карарга һәм яңа уку елына кадәр ремонт эшләрен башкарырга
кушты.
Шәһәр җитәкчесе шулай ук гимназия янындагы территорияне
карады. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов
И.Метшинга алдагы планнары турында сөйләде – мәктәпнең арткы ишегалдында хоккей
тартмасын ремонтлау, шулай ук якында футбол кыры һәм воркаут өчен мәйданчык
төзү планлаштырыла. “Бер яхшы мәйданчык һәм хоккей коробкасы әзерләргә кирәк. Һәм
монда тормыш кайный башлаячак”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.
Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең
беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалыгы
комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин
катнаштылар.