(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин
бүген җилкән спорты белән шөгыльләнүче яшьләрнең тренировкасында булды. “Казан”
гаилә үзәге янындагы яр буенда шәһәр башлыгы “Авиатор” комплекслы
балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең җилкән спорты бүлеге укучылары һәм аларның укытучы
тренерлары белән очрашты. Шәһәр җитәкчесен Башкарма комитетның Физик культура
һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре
комитеты рәисе Ренат Галәветдинов озата йөрделәр.
Светлана Вострикова балаларның җилкән спорты белән 1986
елдан бирле шөгыльләнүләрен җиткерде. Хәзерге вакытта әлеге бүлек “Авиатор”
комплекслы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе составына керә һәм Локомотив
ярымутравы территориясендә урнашкан. Мәктәптә барлыгы 500 бала шөгыльләнә, ә
җилкән спорты белән шөгыльләнүче 40 яшүсмерне 2 укытучы-тренер өйрәтә.
Укучылар турында тулырак Казан Мэрына укытучы тренер Андрей
Куклин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүлек тарихында күп тапкырлар Россия
чемпионы исемен алган Регина Закирова, Роман Куклиннар шөгыльләнә. Хәзерге
составның укучылары бөтенроссия ярышларының җиңүчеләре һәм призерлары булып
тора.
Мәктәпнең яшьләре Мэрга әлеге спорт төренә ничек эләгүләре,
тренировкаларны ничек уздырулары һәм нинди ярышларда катнашулары турында
сөйләделәр. Җилкән спорты белән шөгыльләнүче яшьләр үзләренең хыяллары – Россия
җыелма командасы составында Олимпия уеннарына эләгергә теләүләре турында
җиткерде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җилкән спорты белән Казанда
бары тик “Авиатор” комплекслы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә генә шөгыльләнәләр.
Шул ук вакытта мәктәпнең берничә проблемасы да бар, җир мәсьәләсе шуларның
берсе булып тора. “Авиатор” директоры вазыйфаларын башкаручы Елена Рынина хәбәр
иткәнчә, бүлек урнашкан Локомотив ярымутравы мәктәпнеке түгел. Ул шәһәр
җитәкчесенә әлеге җир участогын рәсмиләштерү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Е.Рынина
сүзләренә караганда, уңай карар әлеге спорт төренең үсешенә ярдәм итәчәк. Казан
Мэры әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнергә һәм яшь спортчыларга ярдәм күрсәтергә
сүз бирде.