Илсур Метшин: “Казаннан Европага очачак авиарейс яңа инвесторларны һәм туристларны җәлеп итәчәк”
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь). Казанда Франкфурт-на-Майнега
кадәр яңа даими туры авиарейс ачылды. Бу – яңа зур чаралар уздыру өчен шәһәрнең
транспорт тормышындагы әһәмиятле вакыйга гына түгел, ә Татарстан башкаласына
яңа зур инвесторларны җәлеп итү чарасы да. Казан Мэры Илсур Метшин узган
эшлекле дүшәмбедә шундый фикер җиткерде.
“Европага яңа тәрәзә” Казанда узачак зур вакыйгаларның катнашучыларының
һәм кунакларының уңайлылыгын арттырып кына калмаячак, ә туристик агымны
арттыруда да хәлиткеч роль уйнаячак, дип саный И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, “Аэрофлот”
авиакомпаниясе узган атнада Казан – Франкфурт маршруты буенча яңа туры авиарейс
ачты. Очышлар атнасына 2 тапкыр оештырыла: дүшәмбе һәм җомга көннәрендә, рейска
“Airbus A320” самолеты хезмәт күрсәтә.