(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь). Татарстан башкаласы 22-нче
июньдә узачак “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Бүгенге эшлекле
дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Хәтер һәм кайгы
көне – сугыш вакытында һәлак булучыларны рәхмәт хисләре белән искә алу өчен
тагы бер сәбәп.
Бу көнне шәһәрдә планлаштырылган чаралар исемлеге турында Балалар
һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Ирина Бочкова сөйләде. Ул
“Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенең 22-нче июньдә 2.00 сәгатьтә башланачаклыгын
җиткерде. “2.00 сәгатьтән сугыш башланган вакытка кадәр, ягъни 4.00 сәгатькә
кадәр, Горький исемендәге парктагы Мәңгелек уттан Җиңү паркындагы Мәңгелек утка
кадәр шәмнәр белән тантаналы матәм йөреше була”, - дип сөйләде комитет рәисе
вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Аның сүзләренә караганда, Татарстан
башкаласында акциядә 500-дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Узган елда акциядә
Россия буенча 50 меңнән артык кеше катнашкан.
Җиңү паркында әлеге көнне 10.00 сәгатьтә матәм митингы
узачак, соңыннан Казанның чыгарылыш сыйныф укучылары күккә һава шарлары
очыртачаклар. Шулай ук бу көнне Дан скверында совет чорының танылган разведчигы
Рихард Зоргеның һәйкәле ачылышы планлаштырылган. И.Метшин “Метроэлектротранс”
муниципаль унитар предприятиесенә һәйкәлне урнаштыру һәм сквер территориясен
төзекләндерү өчен рәхмәт белдерде. “Үрнәк алыр өчен матур гамәл”, - дип
билгеләде шәһәр җитәкчесе. Совет районында митинг Сәетгалиев исемендәге
мәдәният йортында 10.00 сәгатьтә булачак.
Хәтер һәм кайгы көне чаралары шәһәрнең күпчелек
учреждениеләрендә һәм предприятиеләрендә узачак.
“Барлык ветераннарга да югары дәрәҗәдә игътибар күрсәтергә
кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин бүлекчә җитәкчеләренә. Казан Мэры
митингка яшьләрне җәлеп итәргә кирәклеген билгеләп үтте.