(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Казанның Яңа Савин
районының 143-нче номерлы мәктәп территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы
ачылды. Ачылыш белән шәһәрлеләрне Казан Мэры, “Рубин” ФК президенты Илсур
Метшин котлады. Шәһәр башлыгы укучылар белән аралашты һәм футбол кырына мәктәп
командасы һәм “Рубин” футболчылары Эльмир Нәбиуллин һәм Игорь Портнягин белән
чыкты.
Мәйданчык ачылышы алдыннан Казан укучылары белән ТР
башкаласы футбол клубы уенчылары белән аралашып алды. Алар яшүсмерләр өчен зур
булмаган тренировка уздырды һәм матчларда спорт уңышлары теләделәр.
Илсур Метшин микрорайонда яшәүчеләрне мәйданчык ачылышы
белән котлады. Казан Мэры объектның универсаль спорт мәйданчыкларын төзү
президент программасы кысаларында төзелгәнлеген билгеләп үтте. “Рөстәм
Миңнеханов инициативасы һәм ярдәме белән шәһәрдә инде 38 шундый мәйданчык
төзелде, һәм әлеге эш дәвам ителәчәк”, - дип билгеләп үтте шәһәр җитәкчесе. Шулай
ук Илсур Метшин мәктәп директоры Светлана Евдокимовага балалар белән алып
барылган эше өчен рәхмәт белдерде һәм мәктәпнең иң яхшы спортчыларын ГТО
Рәсәйкүләм комплексы күкрәк тамгалары белән бүләкләде.
Директор, үз чиратында, шәһәр хакимиятенә ярдәм күрсәтүләре һәм
балаларга спорт белән шөгыльләнер өчен зур мөмкинлекләр булдырулары өчен рәхмәт
сүзләрен җиткерде. “Бүген – җиңү мәктәп кырында, иртәгә исә - Олимпиадада җиңү”,
- диде С.Евдокимова.
И.Метшин яңа объектны карады һәм мәктәп укучылары белән
аралашып алды. Ачылыш көнендә мәйданчыкта зур күңел ачу программасы оештырылган
иде.
Ачылыш тантанасында шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Дамир Фәттахов, Казан районнары администрациясе башлыгы, Физик
культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова, Мәгариф идарәсе башлыгы
Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнашты.