(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). 23 июньдә башкала
Ратушасы бинасында Казан шәһәр Думасының VIII сессиясе була. Сессия эше 10.00
сәгатьтә башланачак. Әлеге карар Казан шәһәр Думасының Президиумы вакытында
бүген кабул ителде, чара Казан Мэры Илсур Метшин рәислеге астында үтте. Утырышта
13 әгъзаның 9-ы бар иде, карар кабул итәр өчен кворум булды.
Казан шәһәр Думасының Президиумы карары буенча әлеге сессиядә
депутатлар 10 мәсьәлә буенча фикер алышачак:
Казанның Мактаулы гражданины турында;
Казанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышу һәм үстерү
турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан муниципаль берәмлегенең 2016
елга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан муниципаль милеген хосусыйлаштыруның
2014-2016 елларга прогноз планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр
кертү турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәр Думасының “Казанда реклама конструкцияләрен
урнаштыру турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты МКУ турында”гы карарына
үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан муниципаль берәмлеге
вәкилләренең коммерцияле оешма идарәсе органнарында катнашу тәртибе турында”гы
карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Биналар, корылмаларны карау тәртибе
турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Төрлесе.