(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь, Ксения Швецова). Татарстан
башкаласында Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының
чыгарылыш студентларының I Халыкара форумы ачылды. Аңа Россиянең төрле
почмакларыннан гына түгел, чит илләрдән дә югары уку йортын тәмамлаган
студентлар җыелды. Форум эшендә барлыгы 500-ләп кеше катнаша.
Казан Мэры, КФУның юридик факультетының Попечительләр советы
рәисе Илсур Метшин уздырган форум ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков,
ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнаштылар. Юридик фәннәр
докторы, Дәүләт Думасының граждан, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар
җыелмасы комитеты рәисе Павел Крашенинников чараның мәртәбәле кунагы булды.
Россиянең иң борынгы уку йортларының берсе буган Казан
федераль университеты 1804 елда ачыла, әлеге дата юридик факультетның да оешу
елы белән туры килә, ул университетта ачылган факультетларның берсе булып тора.
Форумны КФУның мактаулы профессоры, юридик фәннәр докторы,
Россия Фәннәр Академиясе академигы Борис Железнов ачып җибәрде. Форумда катнашучыларга
сәламләү сүзләре белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Думасының граждан,
җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар җыелмасы комитеты рәисе Павел
Крашенинников мөрәҗәгать итте.
“Бүгенге көндә юридик факультет – 124 штатта эшләүче
укытучы, 2,5 меңнән артык студент, заманча аудиторияләр, җитди фәнни база,
криминалистик лаборатория, юридик клиника кабинетлары. Әмма иң мөһиме – университет
җитәкчелеге куйган амбициоз бурычларны чишә торган коллектив”, - дип билгеләп
үтте Мэр.
Форум эше башлану белән КФУның юридик факультетының элеккеге
доценты, галим, сәясәтче, РФ Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Василий Лихачев
котлады. Ул Татарстанның юриспруденция өлкәсендәге тәҗрибәсе һәрвакытта да
югары бәяләнә дип билгеләп үтте.
Факультет деканы Лилия Бакулина барлык кешеләрне дә дискуссия
мәйданчыкларында әһәмиятле проблемалар буенча фикер алышуда актив катнашырга
чакырды. Форумда барлыгы 3 мәйданчык булдырылган, алар 8 дискуссия сессиясенә
бүленгән. Катнашучыларны университет тарихы музеенда экскурсия көтә. Кичен
17.00 сәгатьтә фикер алышу мәйданчыклары эшенә нәтиҗәләр чыгарылачак.