Илсур Метшин казанлыларны “Яңарыш” фондына булышырга чакырды
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин
Татарстан һәм аның башкаласы халкын “Яңарыш” фондына ярдәм итәргә чакырды, фонд
Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу
эшләрен алып бара.
Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан
нигезләнгән “Яңарыш” фонды 6 елдан артык эшләп килә. Фондның ике төп проекты –
Зөя һәм Болгар – Татарстанның яңа энҗе бөртегенә әйләнде, алар йөз меңләгән
туристларны җәлеп итәләр. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, аларны яңарту эше үз
акчаларын әлеге изге эшкә керткән Татарстан халкы, эре компанияләр һәм битараф
булмаган шәһәрлеләр ярдәме һәм булышлыгында гына тормышка ашырыла.
Бу елда “Яңарыш” фонды республиканың рухи үзәген яңарту
белән бәйле булган яңа проектлар эшләде. Халык бердәмлеге көнендә Татарстан
Президенты Рөстәм Миңеханов Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Мәрьям Ана
иконасы соборын торгызу турындагы указны имзалады. Илсур Метшин фикеренчә, бу –
республика халкы өчен зур вакыйга булып тора. “Традиция буенча мондый проектлар
безнең илдә “бөтен җир шары” белән тормышка ашырыла. Биредә шәһәрнең һәм
республиканың һәр кешесенең катнашуы мөһим. Кеченә елгалардан зур диңгез
барлыкка килгән кебек, әлеге изге урыннарны торгызу теләге дә рухи
үзәкләребезне яңартуга таба бер адым булып тора”, - дип билгеләде Мэр үзенең
мөрәҗәгатендә.