(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь, Зилә Гайфи). Казанның
Мәскәү районындагы 2-нче Юго-Западная урамында юл капламын торгызу буенча
төзекләндерү эшләре алып барыла. 5670 кв.м мәйдандагы юл өлешендә чокырларны
ямаячаклар һәм сыйфат ягыннан начарланган катламны алыштырачаклар. Эшләр
барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде. Шәһәр башлыгын Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
– Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, “Волгадорстрой” ҖЧҖ генераль
директоры Айрат Миңнуллин озата йөрделәр.
2-нче Юго-Западная урамында алып барыла торган эшләрнең хакы
11,275 млн. сум дип бәяләнә, әлеге чараларга биредә чокырларны ямаячаклар һәм сыйфат
ягыннан начарланган катламны алыштырачаклар. Хәзерге вакытта тротуар кырыена
махсус ташлар куела, юлга асфальт-бетон катнашмасын җәяргә әзерлек эшләре бара.
Сергей Миронов сүзләренчә, биредә яшәүчеләр урам торышыннан һәм тротуар
булмаудан зарланып инде берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр – янәшәдә генә
балалар бакчасы икән. Подрядчы оешма үсеп утыра торган агачларга зыян салмыйча
гына тротуар җәя.
Игорь Куляжев сүзләренчә, бу елда Казанда 152 мең кв. метр
мәйданлы 44 юл һәм тротуар төзекләндереләчәк (20 объектта төзекләндерү эшләре
тәмамланган, башкарылган эшләрнең гомуми күләме 51%-ны тәшкил итә). Шулай ук
132 мең кв.м мәйданда 56 бистә юлын төзекләндерү планлаштырыла (19 объектта инде
эшләр башкарылган, үтәлгән эшләрнең гомуми күләме – 49%).
Илсур Метшин әлеге темпларны саклау бурычын йөкләде, җәй
ахырында башкарылган барлык эшләрне шәһәр халкы бәяләячәк диде. “Кешеләр җәйге
яллардан һәм каникуллардан кайткач, үз урамнарын танымаслар да дип ышанам. Әлеге
эшне сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарып чыгу мөһим”, - диде ахырда шәһәр
башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Казанда юл эшләре өчен бу елда
республика бюджетыннан 967 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчаларның 500
млн. сумы ишегалды территорияләрен һәм кварталара юлларны төзекләндерүгә, 300
млн. сумы чокырларны ямау һәм шәһәрдә сыйфат ягыннан начарланган юл катламын алыштыруга,
167 млн. сумы бистә юлларын төзекләндерүгә тотылачак. Эштә заказ бирүче – “Главтатдортранс”
республика предприятиесе.