И.Метшин: “Рубин”ның яңа җитәкчесенең төп бурычы – югары дәрәҗәдәге медальләр өчен уңышлы гына көрәшү”
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Ксения Швецова). Бүген Хавьер
Грасия “Рубин” футбол клубына яңа тренер итеп билгеләнде. Испан егете Казан
командасы белән 4 елга контракт төзеде. Татарстан башкаласы Мэры һәм “Рубин” ФК
президенты Илсур Метшин яңа тренерның хезмәт хакы беренче тапкыр команда
уеннары нәтиҗәсенә бәйле булачаклыгын билгеләп үтте.
Тарихта беренче тапкыр чит ил белгече “Рубин”ның тренеры
булды, һәм әлеге сайлауның нәтиҗәләрен дә алдан билгеләп була – ул команданы
бары тик уңышларга гына алып барырга тиеш. “Испания футболы бүгенге көндә бөтен
дөньядагы спортка гомум тон бирә, аларның футболчылары күп еллар дәвамында
уңышлы гына эшләп килә, - дип билгеләде И.Метшин. – Испанлылар Чемпионнар
лигасы, Европа лигасы, Дөнья чемпионаты кубогы ияләре булдылар. Без Испания һәм
Россия футболының иң яхшы традицияләрен тоташтырырга телибез. Әлеге яңалык
уңышлар китерер дип өметләнәбез. Яңа тренерны шактый озак сайладык, сайлау
төрле булды, әмма без бүген контрактны имзалавыбызга шатбыз”.
И.Метшин “Рубин” футбол клубы белән хезмәттәшлек итәргә дөньяның
иң яхшы тренерлары теләк белдергәнлеген җиткерде. Яңа тренер алдына куелган төп
бурычларның берсе – спортчыларны үстерү, Чемпионнар лигасы, Европа лигасында
уңышлы уеннар күрсәтү һәм югары дәрәҗәдәге медальләр яулау. Хавьер Грасиянең
хезмәт хакы спортчыларның уңышларыннан чыгып билгеләнәчәк.