(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май, Ксения Швецова). Бүген
Казанда татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйны Габдулла Тукай әкиятләре
буенча сәхнәләштерелгән театраль тамаша, бәйгеләр, уеннар, көрәш ярышлары белән
каршылыйлар. Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта бизәлгән төп шәһәр мәйданына
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин
килделәр.
“Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья
оешмасының делегация вәкилләре – бәйрәмнең мактаулы кунаклары. Исемлектә –
оешма президенты, Истамбул башлыгы Кадир Топбаш, Россия Федерациясенең элемтә
һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, милләт эшләре буенча
федераль агентлык җитәкчесе Павел Семенов, “Рубин” ФК яңа тренеры Хавьер
Грасия, Мәскәүдән, Хабаровск өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар. Шулай
ук Сабантуйда “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменнән дә
вәкилләр катнаша. Мәйданга керү юлында кунакларны түбәтәй киеп, ипи һәм тоз,
чәк-чәк белән каршы алдылар, милли биюләр башкардылар.
Мәйданга керү юлында Татарстанның 11 муниципаль районы –
Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат,
Теләче һәм Балык Бистәсе районнары – матур гадәт буенча, республика
территориясендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен
чагылдыруны максат итеп куйган ишегаллары күренешләрен тәкъдим ителә. Һәр район
ишегалдында кунаклар милли бәйгеләрдә катнаша, концертлар карый. Шулай итеп,
кунаклар Алтынчәч әкиятеннән сәхнә күренеше, фонтаннар һәм корабль куелган су
дөньясы белән танышалар. Шулай ук кыңгыраулар белән бизәлгән рус ишегалды
күренеше дә тәкъдим ителә. Барлык кунакларны да милли уеннарга чакыралар: Николай
Никифоров күзен бәйләгән килеш, чүлмәк вату ярышында катнашты.
Бу елда Сабантуй бәйрәме Габдулла Тукайның тууына 130 ел
булуга багышланган гомуми концепция кысаларында үтә. Төп шәһәр мәйданчыгында
кунаклар, казанлылар татар шагыйре әкиятләре буенча эшләнгән театраль тамашаны
карый алдылар. Сәхнәгә бик зур, капкачында Зилант рәсеме сурәтләнгән серле
сандык куелган. Сандык каршында милли киемнәр кигән, кулларына кылыч тоткан
батырлар, чибәр кызлар бөтерелә, алар матур бию башкардылар. Мәйданга “көрәш”тә
җиңгән Сабантуй батыры өчен төп бүләк – автомобиль дә куелган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм кунакларына
сәламләү һәм котлау сүзләре җиткерде. “Хөрмәтле казанлылар һәм башкала
кунаклары, сезне биредә, яраткан һәм көтеп алган бәйрәмебездә күрүгә бик
шатбыз. Хәзерге вакытта Сабантуй бәйрәме республикабыз чикләреннән узып, Россия
Федерациясенең 57 төбәгендә, дөньяның 27 илендә үткәрелә. Бу – татар халкының
милли гореф-гадәте булуы белән бергә, барлык халыкны берләштерә торган чара, -
диде ТР Президенты. – Хезмәтне яратуыгыз, республика һәм илебез үсешенә өлеш
кертүегез өчен һәммәгезгә дә рәхмәт белдерәм”.
Казан Мэры шулай ук Сабантуйның күп милләтләрне берләштерә
торган бәйрәм булуын билгеләп үтте. “Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм һәм
республика, башкала кунакларына безнең гореф-гадәтләребез белән уртаклашулары
өчен рәхмәтемне белдерәм”, - диде И.Метшин.
“Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья
оешмасының президенты, Истамбул башлыгы Кадир Топбашның кунакларны татар
телендә сәламләве, котлавы көтелмәгән шатлык булды. “Бүген сезнең белән биредә
булуыма чиксез шатмын, - дип тамашачыларга мөрәҗәгать итте К.Топбаш. – Мин
бирегә инде өченче тапкыр киләм һәм әлеге бәйрәмдә өченче тапкыр катнашам.
Сезне бәйрәм белән котлыйм, сезгә олы хөрмәт хисләремне белдерәм”, - диде К.Топбаш.
Ул Истанбулда инде Сабантуйны бәйрәм итүләрен җиткерде.
Сабантуй – ул бик күркәм, тамашаларга бай вакыйга. Әлеге
чарада татар халкының кыйммәтле милли җәүһәрләре чагыла, дип саный Павел
Семенов. “Сабантуй рухи үсеш мирасының аерылгысыз һәм бай өлеше, ул халык
тормышының барлык өлкәләрен – фольклор һәм йола-гадәтләр белән бергә һөнәрчелек
һәм милли ризыкларны да берләштерә, дип билгеләп үтте милләт эшләре буенча
федераль агентлык җитәкчесе Павел Семенов. – Бу елгы бәйрәм Габдулла Тукайның
тууына 130 ел булуга багышланган һәм бу, юкка гына түгел, чөнки татар халкының
бөек шагыйренең иҗаты Россиянең күпмилләтле мәдәниятен чагылдыра. Аның әсәрләре
безнең илебездә яшәүче барлык милләт вәкилләре өчен кадерле”.
Тантаналы өлеш ахырында Рөстәм Миңнеханов республикада физик
тәрбия һәм спорт үсешендәге казанышлары, югары спорт нәтиҗәләренә ирешүе өчен
ТР “Көрәш” федерациясенең иҗтимагый оешма әгъзасы Ильяс Галимовка “Татарстан
Республикасы каршындагы казанышлары өчен” дигән орден тапшырды.
Бәйрәм татар эстрадасы йолдызлары катнашындагы матур
концерт, милли уеннар, бәйгеләр һәм көрәш белән дәвам итә. Исегезгә төшерәбез,
бүген бәйрәм хөрмәтенә Казан ипподромында ат чабышлары уза.