(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Зилә Гайфи). Казан Мэры, “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасының сопрезиденты һәм Евразия
бүлеге президенты Илсур Метшин бүген “Казан ярминкәсе”нең күргәзмә үзәгендәге бизнес-сессиядә
“Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”не үстерү тәкъдимнәре белән чыгыш ясады.
Башкарма бюро утырышында “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Президенты,
Истанбул Мэры Кадыйр Төпбаш, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең
сопрезиденты, Виктория Мэры Жаклин Мусташ-Бель һәм башкалар катнаштылар.
Илсур Метшин “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең соңгы
елларда зур үсеш алуын билгеләп үтте. Казан җитәкчесе сүзләренә караганда, “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең беренче Президенты, Париж Мэры Бертран Деланоэ
оешманы яңа югарылыкка җиткергән: партнерлык элемтәләрен киңәйткән һәм төрле
мәдәният, практика һәм сәясәт булган глобаль ике оешманы берләштергән. Истанбул
Мэры, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең хәзерге президенты Кадыйр
Төпбаш аркасында оешманың абруе арткан: оешма БДБда үз позициясен ныгыткан һәм танылган,
регионнар бүлеге булдырылган.
Илсур Метшин бу көннәрдә Казанда узучы Башкарма бюроның “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият” өчен әһәмиятле чара булуын искәртте. “Киләсе өч
елда һәм аннан соңгы елларда безнең эшебезгә йогынты ясаячак карарлар кабул
итәчәкбез. Җирле һәм региональ хакимият Бөтендөнья оешмасы статусыннан җирле
һәм региональ идарәдәге дөнькүләм хәрәкәткә әйләнү өчен нинди эшләр башкарырга
кирәклеге турында уйларга тиешбез”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Илсур Метшин дөньяның төрле илләреннән килгән
хезмәттәшләренә Бөтендөнья оешмасының киләчәге турындагы дискуссиядә
катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
“Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” өчен, И.Метшин
фикеренчә, дөньякүләм дәрәҗәдәге белгечләр катнашлыгында проект мәйданчыклары
форматы әһәмиятле булыр иде. Ричард Флорида, Вукан Вучик кебек интеллектуаллар
белән аралашу нәтиҗәлерәк эшләргә этәрә, һәр шәһәрнең үзенең ачылмаган
потенциалы барлыгын күрсәтә, дип саный И.Метшин. Казан Мэры шәһәрлеләр каршында
чыгыш ясарга һәм эш тәрҗибәләре белән уртаклашырга ризалашкан шәһәр
җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.