Казанда “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Башкарма бюросы утырышы кысаларында бизнес-сессия эше башланды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). “Казан ярминкәсе”ндә “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасының Башкарма бюросы утырышы
чаралары дәвам ителә. Бизнес-сессия эше башланды, әлеге чарада оешманың со-президенты,
Евразия бүлеге президенты, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнаша.
Программа буенча икенче көнгә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият”нең 2017-2023 елларга стратегиясен билгеләү, Боготадагы Саммитка һәм “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең бишенче Бөтендөнья конгрессына, шулай ук
оешманың белем бирү программасына әзерләнү буенча фикер алышу көтелә.
Исегезгә төшерәбез, Башкарма бюро утырышы ачылышы тантанасы
кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзе белән ачылды.