(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). Казан Мэры, “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият” сопрезиденты һәм Евразия бүлеге президенты Илсур
Метшин Африкадан килгән делегация белән эшлекле очрашу уздырды. Киңәшмә “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият” Башкарма бюросы утырышы кысаларында узды.
Эшлекле очрашуда Йоханнесбург шәһәре (Көньяк-Африка
республикасы) Мэры Парк Тау, Дурбан шәһәре (Көньяк-Африка республикасы) Мэры Джеймс
Нкумало, Ботсвана җирле хакимиятләре ассоциациясе президенты Мфо Моруакгомо,
Көньяк Африка җирле хакимиятләре ассоциациясе генераль секретаре Холиле Джордж
катнаштылар.
И.Метшин катнашучыларга Башкарма бюроның Россиядә беренче
тапкыр узуын искәртеп үтте. Ул шулай ук Казанның – “Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимият”нең Евразия региональ бүлеген булдыруның төп инициаторы һәм
учредительләрнең берсе булуын ассызыклады. Татарстан башкаласында бүлекнең
штаб-фатиры урнашкан. “Евразия бүлегенә 12 ил, 300 млн. кеше һәм җирнең 1/6
өлеше керә. Без оешмабызда яңа йөзләр күрүебезгә шатбыз. Рәхим итегез”, - дип
сәламләде Казан җитәкчесе катнашучыларны.
Киңәшмәдә шулай ук Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы
урынбасары Евгения Лодвигова, Татарстан башкаласы Башкарма комитеты
җитәкчесенең Икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов һәм “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Евразия бүлеге генераль секретаре Расих
Сәгыйтов катнаштылар.