(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май, Зилә Гайфи). Татарстан “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият” бөтендөнья оешмасының төбәкләрдә бүлекләрен
булдыру турындагы карарын хуплый. Республика өчен әлеге бүлек эшчәнлегендә
катнашу зур мәртәбә булып тора, дип җиткерде “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият”нең Башкарма бюросы утырышы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов.
Казан Мэры, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең
сопрезиденты һәм Евразия бүлеге президенты Илсур Метшин алып барган ачылыш тантанасына
Европа, Азия һәм Африка шәһәрләре мэрлары, Хосе Асебильо, Вукан Вучик, Ричард
Флорида, Михаил Блинкин кебек фәнни институт һәм бизнес-оешма җитәкчеләре,
алдынгы икътисадчылар, дөнья урбанистлары һәм транспортчылары җыелган иде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп
үтте.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бөтендөнья оешмасында Казанның
әгъзалыгы һәм аның эшендә Казан Мэрының шәхсән катнашуы “Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимият” эшчәнлеген киңәйтергә булышкан. “Без “Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимият”нең Евразия бүлеге штаб-фатиры Казанда урнашуы белән
горурланабыз. Илсур Метшинның актив эше ярдәмендә Татарстан башкаласы оешманың
эшчәнлегенә саллы өлеш кертә. “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”
тарафыннан күрсәтелгән ярдәмне дә югары бәялибез. Татарстан башкаласы – тарихи
әһәмияткә ия булган, Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасындагы тоташтыручы чылбыр. Казан
бүгенге көндә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда зур роль уйный”, - диде ТР
Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казанның зур халыкара чаралар
уздыру өчен җәлеп итәрлек мәйданчык булуын билгеләп үтте. Шул рәвешле, бу
көннәрдә Татарстан башкаласында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау
төркемнәре утырышы уза, чара РФ Президенты Владимир Путин боерыгы буенча
оештырылган. Шулай Казан узган атнада сигезенче “Kazan Summit 2016” халыкара икътисади
саммитны кабул итте. Мондый төрдәге чаралар, Татарстан Президенты фикеренчә, Евразия
белән диалогка керергә мөмкинлек бирә.