(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). Бүген Казанда Универсиада Авылының Халыкара мәгълүмати үзәгендә дөньякүләм белгечләр катнашлыгында “Made in Kazan” эксперт-класслар циклы старт алды. Ачылышта Казан Мэры Илсур Метшин да катнаша.
Лондон шәһәренең экс-мэры Кен Ливингстонның чыгышы циклдагы беренче лекция булачак. Исегезгә төшерәбез, проектны яңарту “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Башкарма бюросы утырышына багышлана.