Илсур Метшин “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасының Башкарма бюросы утырышын ачты
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май, Зилә Гайфи). “Казан
ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья
оешмасының Башкарма бюросы утырышы ачылды. Чарада ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры, “Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимият”нең сопрезиденты һәм Евразия бүлеге президенты Илсур Метшин,
Виктория Мэры Жаклин Мусташ-Бель, галим, икътисадчы һәм креатив класс теориясе
авторы Ричард Флорид һәм башкалар катнаша.
Илсур Метшин утырыш катнашучыларын һәм кунакларын сәламләде.
Утырышта дөньяның 97 муниципалитетыннан 200 вәкил катнаша, Казан өчен шундый
масштабтагы чараны кабул итү икеләтә мәртәбәле булып тора.
“Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Башкарма бюросы
утырышы Казанда өченче Бөтендөнья җирле һәм региональ хакимиятләр саммиты
алдыннан уздырыла, әлеге чара исә Колумбия башкаласы – Баготада 2016 елның
октябрендә узачак. Казанда Башкарма бюро утырышында саммитка әзерләнүнең төп
чаралары билгеләнәчәк.