(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Бүген башкаланың Кремль
яр буенда Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5427 укучы өчен “соңгы кыңгырау”
чыңлады. Кичәге унберенче сыйныф укучыларын, аларның ата-аналарын һәм
укытучыларны Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
“Бүгенге көн
сезнең барыгыз өчен дә әһәмиятле: каршыгызда олы тормышка ишекләр ачыла, борчу-мәшәкатьләрсез
узган 11 ел артта калды”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы мәктәп
укучыларына һәм аларга алдагы тормышларында уңышлар теләде.
И.Метшин шулай ук укучыларның шәхес буларак формалашуына үзләреннән
зур өлеш керткән укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Хөрмәтле укытучылар, осталыгыгыз,
үз эшегезне яратып башкаруыгыз һәм укучыларның сәләтләрен ачуда катнашуыгыз өчен
чиксез рәхмәт сезгә”, - диде ул.
Татарстан башкаласы данын яклап төрле бәйгеләрдә һәм
ярышларда катнашкан Казан укучыларына аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. “Мәктәптә
уку дәверендә сез безне – ата-аналарны, укытучыларны, шәһәр һәм республика
җитәкчеләрен шәһәр, республика, Россия һәм халыкара дәрәҗәдә яулаган
уңышларыгыз, спорт чараларында ирешкән җиңүләрегез, мәдәни вакыйгаларда
катнашуыгыз белән куандырып тордыгыз. Безнең шәһәребез файдасына башкарган
гамәлләрегез өчен рәхмәт! Сез – Казанның йөзе һәм бизәге!”, - дип ассызыклады И.Метшин.
Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын ТР Премьер-министр
урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казанның югары уку
йортлары ректорлары, шәһәр мәктәпләре укытучылары котладылар, олы тормыш юлында
укучыларга уңышлар теләделәр. Үз чиратында җавап итеп укучылар укытучыларына
рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, мәктәп хатирәләре белән уртаклаштылар.
Әлеге истәлекле көндә яр буенда мәктәп укучылары өчен шәһәрнең
иң яхшы иҗат төркемнәре, “Россия студентлар язы” яшьләр фестивалендә гран-при
ияләре, “Прогульщики” рок-төркеме чыгыш ясады. Кояшлы яр буенда яңгыраган
кыңгырау чыңы бәйрәмнең иң мөһим һәм дулкынландыргыч мизгеленә әверелде. Дәресләр
тәмамлану турындагы соңгы кыңгырауны 149-нчы номерлы лицей укучысы Камилә Заһидуллина яңгыратты.