(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). 2016 елның апрель нәтиҗәләре
буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары
башкалаларының җитәкчеләре арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы
медиарейтингында беренче урынга чыкты.
Апрель аенда федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат
чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча, Илсур Метшинның медиаиндексы 2899,99 пунктны
тәшкил итә. Массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан башкаласына эшлекле сәфәр
кысаларында Мәскәү өлкәсе Губернаторы Андрей Воробьев һәм Мәскәү Мэры Сергей
Собянин килүе, кунакларны Казан Мэры Илсур Метшин каршы алуы турында языла. Шулай
ук Илсур Метшинның “МЧС” һәм “Видный” торак комплексларында төзелә торган
йортлар мәйданчыгында булуы, төзелеш эшләре барышы белән танышуы һәм өлеш
кертеп фатир төзетүчеләрнең сорауларына җавап бирүе турында да мәгълүматлар
китерелә.
Медиарейтингның икенче урынында – Самара шәһәре башлыгы Олег
Фурсов (2289,12 пункт), өченче урында – Ижевск шәһәре мэры Юрий Тюрин (1424,73
пункт).
Исегезгә төшерәбез, рейтинг “Медиалогия” массакүләм
мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән, ул аеруча абруйлы булган 31800
чыганакны – ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ үз
эченә ала.