И.Метшин: “М.Зотовны әлеге вазифага билгеләү, Универсиаданы оештыруда катнашкан кешеләргә карата ышанычны аңлата”
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май, Ксения Швецова). Моңа
кадәр шәһәр Башкарма комитетының Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты рәисе
вазифасын башкарган Михаил Зотов Сочида Өченче кышкы бөтендөнья хәрби уеннарын әзерләү
үзәгендә җитәкчелек итәчәк. Бу турыда бүген шәһәр Башкарма комитетында үткән
Казан шәһәр Думасының VII сессиясе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Бөтендөнья хәрби уеннары яки “Military World Games” – җәйге
һәм кышкы Олимпия уеннарына охшаш чара. Аерма шунда гына: анда хәрбиләр
катнаша. Бу елда чара беренче тапкыр Россия территориясендә үтә. Катнашучылар 8
дисциплина буенча ярышачаклар. Уеннарда дөньяның 60 иленнән 4 мең спортчы
катнашачак. Төп оештыручылар – РФ Оборона министрлыгы һәм күренекле “ЦСКА”
спорт клубы.
И.Метшин Өченче кышкы бөтендөнья хәрби уеннарын әзерләү үзәгендә
җитәкчелек итү тәкъдименең Казандагы эшче кадрларның федераль дәрәҗәдә югары
бәяләнүенең ачык бер мисалы булуын билгеләп үтте. “Хөкүмәт безгә ышаныч белән
карый. Бу очракта без Мәскәүдәге хезмәттәшләребезгә каршы килә алмыйбыз, - диде
И.Метшин. – Кадрларыбыз үсә, аларга ихтыяҗ бар – без моңа шатланабыз гына. Универсиада,
спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын оештыруда үзләренең һөнәри
осталыкларын күрсәткән кешеләргә карата зур ышаныч дигән сүз бу. Әлбәттә,
мондый дәрәҗәдәге профессионаллар белән аерылышу бераз моңсу була. Без сезне кабаттан
үзебезгә көтәбез, һәм киләчәктә уртак проектлар эшләрбез дип өметләнәбез”. Башкарма
комитеттагы барлык хезмәткәрләр исеменнән Мэр М.Зотовка яңа эш урынында уңышлар
теләде һәм аңа башкарган эшләре өчен мактау грамотасы тапшырды.