“Химград” технополисы территориясендә Россиядә беренче заманча төргәкләү заводы ачылды
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Россиядә беренче заманча төргәкләү
заводын ачу тантанасында катнаштылар. Предприятие Казанның “Химград”
технополисы территориясендә төзелгән.
Рөстәм Миңнеханов “Химград” технополисы генераль директоры
Айрат Гыйззәтуллин һәм “КЗСУ” ҖЧҖ генераль директоры Роман Вялкин белән бергә яңа
предприятие эше белән танышты. Ачылу тантанасында ТР Президенты бирегә җыелган
барлык халыкны завод ачылу уңаеннан котлады һәм әлеге заводның импортны
алмаштыруга нигезләнгән булуын билгеләп үтте.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, предприятие тартма тибында 44
млн. данә капчык җитештерә алачак. Яңа предприятиедә эшләнгән продукция чәчелеп
китә торган материаллар һәм продукция җитештерүче компанияләргә – “Л.Я.Карпов
исемендәге химия заводы” АҖ, “АСТ-ТЕКС” һәм “Б.Самадов исемендәге цемент заводы”
(Таҗикстан) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренә таләп ителә – бүген Татарстан
Президенты һәм шәһәр Мэры катнашында әлеге берләшмәләргә заводта эшләнгән товарны
илтеп җиткерү турындагы килешүләргә имза куелды.
Республика башлыгы “Химград”ны карап чыкканнан соң, технополиста
яңа юнәлешләрнең актив үсештә булуын билгеләп үтте: “Химград” территориясендә “ТРЭМ-Казан”
ЯАҖ һәм “Ирвис” ҖЧҖ предприятиеләре төзеләчәк. Моннан тыш, биредә резидентлар,
шул исәптән “Биотех” комплексы лабораториясе уңышлы гына эшләп килә. Шулай ук “Химград”
территориясендә сан буенча республикада бишенчесе булган тагын бер яңа электрозаправка
ачылды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.