Р.Миңнеханов Австрия-Россия дуслык җәмгыяте делегациясе әгъзалары белән очрашты
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов Австрия-Россия дуслык җәмгыяте делегациясе әгъзалары белән очрашты. Австрия-Россия
дуслык җәмгыятенең генераль секретаре Флориан Стерман җитәкчелегендәге Австрия
вәкилләре Казанда эшлекле сәфәрдә. Очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.