(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Бүген Казанда, бөтен ил
буенча кебек үк, РФ Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" партиясеннән
кандидатларны тәкъдим итү өчен беренчел тавыш бирүләр бара.
Праймериз уздыру өчен Казанда сайлау участокларының 20%
ачык. Алар үз эшләрен иртәнге 8.00-дә башлады, казанлылар ошаган кандидатлары
өчен үз тавышларын кичке 20.00 сәгатькә кадәр бирә алачак.
Шәһәрлеләр берьюлы берничә кандидатка тавыш бирә ала. Алдан тавыш
бирү бердәм көнендә Башкарма комитетның структур бүлекчәләре, республика
ведомстволары һәм министрлык җитәкчеләре тавыш бирә, кайбер җитәкчеләр инде тавыш
биреп тә өлгергән. Праймеризда Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәр Башкарма комитеты
җитәкчесе Денис Калинкин инде тавыш биреп кайткан.
Беренчел тавыш бирү нәтиҗәләре “Бердәм Россия”дән Дәүләт
Думасына депутатларга кандидатлар исемлеген булдыруга йогынты ясаячак. Регламент
буенча беренчел тавыш бирү региональ хисап комиссияләрендә 25-нче майга кадәр
ясалачак, әлеге вакытка региональ оештыру комитетлары да нәтиҗә чыгарачак. Бердәм
сайлау округы, бер мандатлы округ буенча кандидатлар исемлеге июнь аенда партия
съездында билгеле булачак.