(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Узган елның сентябрь
аенда Казанның Совет районында ачылган “Арлекин” балалар бакчасына йөрүче
нәниләр үзләренең беренче концертларын әзерләгәннәр. Балаларның иҗат
программасында – театраль тамаша, шигъри әсәрләр, җырлар һәм кул эшләнмәләре
күргәзмәсе. Казан Мэры Илсур Метшин бәйрәм иртәсенең кунагы булды. Иҗат,
мәхәббәт, матурлык мохитендә тәрбияләнүче балалар, һичшиксез, бәхетле
булачаклар, дип ассызыклады Мэр биредә күргәннәрдән таң калып.
Гали Динмөхәммәтов урамында урнашкан 146-нчы номерлы катнаш
төрдәге “Арлекин” балалар бакчасы 2 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 220 балага исәпләнгән,
биредә 11 төркем эшли. Балалар бакчасы мөдире Галина Журавлева сүзләренчә,
бакчада өстенлекле юнәлеш – ул балаларга сәнгати-эстетик тәрбия бирү. Бакчада актерлык
осталыгы, сөйләм сәнгате, ритмопластика, хореография, сулау гимнастикасы, чит
телләр буенча белем һәм тәрбия бирелә. Нәниләр белән театраль белеме булган
педагог, француз, гарәп, инглиз һәм немец телләрен белгән тәрбиячеләр
шөгыльләнә. Балалар бакчасында театр музее эшли, иҗади остаханә булдырылган, балалар
анда кул эшләнмәләре ясый икән. Шулай ук музыка, хореография һәм физик тәрбия
бирү заллары, сенсор бүлмәсе бар.
Балалар үзләренең беренче концертларын Г.Тукай әкиятләре
буенча куелган тамаша белән ачып җибәрделәр. Шулай ук нәниләр күләгәләр спектаклен
тәкъдим иттеләр, милли киемнәрдән биюләр башкардылар, татар телендә шигырьләр
сөйләделәр.
Илсур Метшин яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә бик
яхшы коллектив эшләвен һәм сәләтле балалар җыелганын билгеләп үтте. “Без әлеге
бакчаны ярты ел элек ачкан идек. Бүген инде нәтиҗәсен күрәбез: мөдир
җитәкчелегендәге профессиональ педагоглар учреждениедә иҗат мохитен булдыра алганнар.
Боларның барысы да әти-әниләр белән бергә эшләнгән, менә шунысы бик мөһим. Иҗат,
мәхәббәт, матурлык мохитендә тәрбияләнүче балалар, һичшиксез, бәхетле
булачаклар”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы бакча урнашкан җирлекне дә карады. Территория
тулысынча төзекләндерелгән. Биредә уен һәм спорт мәйданчыклары бар, бакча
ишегалдын күп кенә кече архитектура формалары бизәп тора. Галина Журавлева
сүзләренчә, төзекләндерү буенча барлык эшләрне дә коллектив үзе башкарып
чыккан.
Ахырда Илсур
Метшин балаларның сәламәт булып үсүләрен, әти-әниләрен үзләренең иҗатлары белән
шатландырып торуларын, педагогларга исә эшләрендә уңышлар теләде.