Башкарма комитетта Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәр Думасының VII сессиясе бара
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май, Ксения Швецова). Казан Башкарма
комитетында Казан шәһәр Думасының VII сессиясе башланды. Ул шәһәр Мэры Илсур
Метшин рәислегендә үтә.
Утырышта 45 депутат катнаша. Көн тәртибендә депутатлар
түбәндәге 7 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар:
Казан шәһәренең Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү
турында.
Территориаль иҗтимагый үзидарәләр чикләрен билгеләү турында.
Казан шәһәр Думасының аерым карарларына үзгәрешләр кертү
турында.
Казан шәһәр Думасының “Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның
хокукларын яклау комиссиясе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәр Думасы Регламентына үзгәрешләр кертү турында.
Оештыру мәсьәләсе.
Төрлесе.