(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Мәскәү Мэры Сергей Собянин һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин белән бергә Казанда Кремль яр буе буенча йөреп кайттылар һәм “Казан Арена” стадионында булдылар.
Мәртәбәле кунакларны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин һәм Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин озата йөрде.
Татарстан башкаласына визитлары кысаларында Сергей Собянин һәм Андрей Воробьев Физик тәрбия һәм спортны үстерү буенча Президент каршындагы Совет утырышында катнашачаклар.