(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Зиля Гайфи). Татарстан
башкаласында мәктәп укучылары, студентлар һәм аспирантлар арасында уздырыла
торган Казан Мэры исемендәге стипендиянең фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли
эшләр конкурсы нәтиҗәләрен чыгардылар. Шәһәр Ратушасында җиңүчеләрне шәһәр
башлыгы Илсур Метшин бүләкләде. Тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесенең
шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма
комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова,
Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Сергей Миронов, Идел буе дәүләт
физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Юсуп Якубов һәм башкалар
катнаштылар.
Бу елда конкурска 207 эш тапшырылган, шуларның 88-е ике
секция буенча соңгы турга узган: социаль-гуманитар һәм техник һәм табигый
фәннәр. Нәтиҗәдә 39 автор стипендия иясе булды.
Илсур Метшин мәктәп укучылары, студентлар һәм аспирантлар
тарафыннан уздырыла торган тикшеренүләрнең файдалылыгын билгеләп үтте.
Бу елда стипендиянең күләме аспирантлар өчен – 30 мең сум,
югары уку йортлары студентлары һәм яшьләрнең иҗтимагый оешмалары белгечләре
өчен – 20 мең сум, урта махсус белем бирү йортлары студентлары өчен – 10 мең
сум, музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен – 10 мең сум.