(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Ксения Швецова). Бүген
Казанда “Сөембикә” LOVAT тоннель казу комплексын эшләтеп җибәрү тантанасы
булды, ул “Дубравная” станциясеннән “Җиңү проспекты” станциясенә кадәр тоннель
урнаштырачак. Машинаны эшләтеп җибәрү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар
Халиков һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнаштылар.
“Сөембикә” тоннель казу машинасы инде тугызынчы тоннельны уза,
гомумән алганда, аның исәбендә 9 километрдан артык җир асты юлы бар. Хәзер ул метрополитенның
беренче линиясендәге 862 метр озынлыктагы соңгы тоннеленә җитте – ул метроның “Дубравная”
станциясеннән “Җиңү проспекты” станциясенә кадәрге беренче линиясенең бөтен
блогын тәмамлый.
“План буенча без казу
эшләрен март ахырына төгәлләячәкбез. Моның өчен безнең барлык шартлар да бар, -
дип фикере белән уртаклашты “Казметрострой” ААҖ директоры Марат Рәхимов. – Эшне
тизрәк төгәлләр өчен, без хәтта бәйрәм көннәрендә дә туктап тормаячакбыз. Бу елның
мартында без биредә эшли башладык, киләсе елның мартында – төгәлләячәкбез”.
Инде күптәннән урнашкан традицияләр нигезендә, тоннель казу
машиналары корпусына шампан шәрабы бәреп ватылды. Казан метросы үсешенең әһәмиятле
этабы шул рәвешле билгеләнеп үтте. Шуннан соң 1800 кВТ көче булган машина казу эшенә
кереште. Казан Мэры Илсур Метшин эшчеләр белән аралашып алды һәм аларга уңышлар
теләде.
М.Рәхимов сөйләп үткәнчә, планда – метрополитенның икенче
линиясен проектлау. Әлеге планнарны тормышка ашыру өчен барлык тоннель
комплекслары да әзер, проектлаучылар кирәк булган документларны бирүгә, эшкә
тотынып булачак.