(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Зиля Гайфи). Казан журналистлары
һәм Россиянең алдынгы басмалары һәм телеканалларындагы аларның хезмәттәшләре
шәһәр җитәкчесе Илсур Метшин белән күзгә-күз очрашу мөмкинлегенә ия булдылар. Үзенең
тыгыз эш графигына карамастан, Казан Мэры журналистлар белән традицион яңа ел
алды очрашуын уздырырга һәм көн кадагындагы сорауларга җавап бирергә вакыт тапты.
Шәһәр Ратушасындагы очрашуда Россия телеканаллары, Казан һәм
Татарстанның алдынгы басмаларының җитәкчеләре һәм корреспондентлары җыелган
иде. Чара барышында сораулар шактый бирелде - алар икътисад, социаль тормыш,
спорт һәм мәдәнияткә кагылды. Илсур Метшин һәр сорауга җентекләп җавап бирде,
хәтта очрашу ахырында каләм әһелләренең сораулары да калмады.
Илсур Метшин фикеренчә, журналистлар ярдәмендә казанлылар бу
елда шәһәрдә узган һәм аның тарихында эз калдырган иң якты, зур вакыйгалар
турында белеп бардылар. “Рәхмәт сезгә! Сез һәрвакытта да вакыйгалар үзәгендә. Сезнең
үткен каләмегез безгә планнарыбыз турында сөйләргә булыша. Сез барлык яңалыкларны да яктыртып киләсез
һәм һәрвакытта да үз эшегезне шәһәрлеләрне һәм башкалабызны яратып башкарасыз. Бу
– безнең адреска аванс кебек, сез үзебезгә читтән карарга мөмкинлек бирәсез”, -
дип билгеләде Мэр.
Соңыннан әңгәмә һәрбер шәһәрлене борчый торган төп мәсьәләгә
күчте – 2016 елда шәһәр икътисадын ни көтә. Илсур Метшин киләсе елга оптимизм
белән карарга чакырды.
Журналистларны шулай ук күп балалы гаиләләргә җир
участоклары бүлеп бирү, бистәләрне төзекләндерү, транспорт инфраструктурасын
үстерү мәсьәләләре дә кызыксындырды.
Очрашудан журналистлар да, Казан Мэры да канәгать калды.