(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). Бүген көннең беренче
яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы
Рөстәм Миңнеханов Республика клиник онкология диспансерының (РКОД) яңа корпусын
карады. Объект Казан шәһәренең Себер тракты урамындагы 31-нче номерлы йортта
урнашкан. Рөстәм Миңнехановны Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы
Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы сәламәтлек
саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм
ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар озата йөрде.
2015 елның мартында Республика онкология диспансерына 50 ел
тулды. Элек төп бина Батурин урамында иде. 2013 елда Рөстәм Миңнеханов РКОДны
элеккеге 15-нче Казан шәһәр сырхауханәсе бинасына урнаштыру турында карар
чыгарды (Себер тракты, 31). Шул мизгелдән бина өр-яңадан реконструкцияләнә
башлады.
Бүген Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт йомгаклары белән
танышты. Аңа хәбәр ителгәнчә, яңа корпуста пациентлар өчен дә, шулай ук
медицина персоналы өчен дә әйбәт шартлар тудырылган. Беренче катта зур
диагностика блогы оештырылган: ультратавыш диагностикасы, рентгенология
бүлекчәсе, КТ кабинеты, интервенцион радиология бүлекчәсе, эндоскопия
бүлекчәсе, шунда ук колоноскопия, гастроскопия, бронхоскопия бар. Шулай ук
монда Татарстанда беренче мәртәбә интервенцион радиология онкология бүлекчәсе
ачылачак, аңарда рентгеноскопия, ультратавыш һәм эндоскопия навигацияләре
булачак. Бүлекчә эшчәнлегенең төп юнәлеше – ангиографик контроль астында
эндоваскуляр манипуляцияләр башкару.
Икенче, өченче һәм дүртенче катларда хирургия бүлекчәләре -
гомуми онкология бүлекчәсе, йомшак тукымалар һәм таяну-хәрәкәт аппараты
бүлекчәләре, баш һәм муен шешләре бүлекчәсе, ике онкология бүлекчәсе һәм
маммология бүлекчәләре бар.
Бишенче катта операция һәм реанимация палаталары урнашкан.
Бүлекчәләрне карап чыкканнан соң, Рөстәм Миңнеханов табиблар
белән очрашты. Персоналга эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм, ул билгеләп үткәнчә,
алар бик мөһим миссия башкаралар. «Онкология белән авырган кешеләрнең терелергә
һәрвакыт өмете бар. Сезнең тырышлыгыгыз һәм профессионализмыгыз нәтиҗәсендә
аларның күңелләрендә өмет кабына. Аларга тормыш дәрте керә, якыннары янына
кайталар, эшкә йөри башлыйлар. Бу – сезнең казанышларыгыз», - диде Рөстәм
Миңнеханов, онкология диспансеры хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.
Ул белдергәнчә, яңа комплекс барлык таләпләргә туры килә һәм
якын киләчәктә ачылачак. Кайбер кисәтүләр генә бар, әмма алар шул араларда
эшләп бетереләчәк, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын
вакытлыча башкаручы. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ул киләчәктә дә РКОД
хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтергә әзер, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте. «Сез өегезгә караганда эшегездә ешрак буласыз. Без барысын да
аңлыйбыз. Мин үз чиратымда үземнән таләп ителгәннәрнең барысын да үтәчәкмен,
хәлемнән килгәнчә ярдәм күрсәтәчәкмен», - диде ул.