Күптән түгел
структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм районнар администрацияләре башлыклары белән
без берничә мәктәпнең директорлары хисапларында булдык. Алар арасында артка
калган мәктәпләр дә бар иде. Моның сәбәпләрен өйрәнеп, 23 мәктәп буенча эш
планы төзедек, аны тормышка ашырырга ниятлибез. Киләсе уку елында яхшы
нәтиҗәләр күрербез һәм “турнир таблицасында” аста торучыларны өскә күтәрербез,
дип уйлыйм. Татарстан башкаласында артка калучы мәктәпләр булырга тиеш түгел,
киләчәктә балаларга старт өчен тигез шартлар тудырырга тиешбез.
Бу уңайдан, мәктәпләрдә
игътибар капиталь төзекләндерү, БДИ уңышлы тапшыру кебек сорауларга гына
бирелмәячәк. Планнар зурдан – кадралар ротациясе, яңа технологияләр кертү,
Татарстанның һәм республикадан тыш мәктәпләрнең иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнү
кирәк.
Тәмамланган уку елы
мәктәпләр, җитәкчеләр һәм ата-аналар өчен ул җиңел булмады. Татар телен укыту
мәсьәләсе кискен торды. Әлеге сорауның катлаулылыгын һәм тирәнлеген күрдек.
Чираттагы тапкыр мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү эшләрен генә башкарырга
түгел, ә туган телләребезне укыту методикасын яңадан карарга кирәклеге
ачыкланды. Әлеге мәсьәлә чишелер, дип ышанам. Ләкин монда иҗтимагый килешү
кирәк, директивалар, күрсәтмәләр белән генә бу мәсьәләне хәл итеп булмый.
Шул ук вакытта,
безнең мәгариф системасы, бернигә дә карамастан, нәтиҗәле генә эшләп килде.
Моңа мисал итеп, аның сүзләре буенча, Казан укучыларының республика, Россия,
халыкара олимпиадаларда җиңүе тора. Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала,
Бөтенроссия олимпиадасында призлы урыннар саны буенча өченче урында тора.
Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр саны, узган ел белән
чагыштырганда, 20% арткан. Бу балалар безнең горурлыгыбыз, алга таба эшләргә
стимул!
Минемчә, 131-нче
лицейның Россиянең иң яхшы 25 мәктәбе арасына керүе – яхшы нәтиҗә. Моннан кала,
16 Казан мәктәбе Россиянең 500 иң яхшы мәктәбе исемлегенә керде. Мәгарифебезнең
системалы эшенең нәтиҗәсе бу, ул Казан мәктәпләрендә укыту сыйфатын күрсәтә. Алмазны
яхшы кулларда эшкәрткәч кенә, бриллиант җемелди. Бу эшне безнең укытучыларыбыз
эшли.