Шәһәр өмәсе – зур генераль җыештыруның кульминациясе, анардан соң Казан, гадәттә, төзегрәк була. Өмә чын-чынлап халык эшенә әйләнә: быел 55 мең шәһәрле озын кыштан соң паркларга һәм скверларга, мәйданнарга һәм ишегалларына җыештырырга чыкты.
Өмәгә чыккан актив шәһәрлеләргә, предприятиеләргә, югары уку йортларына, бизнес вәкилләренә, биналар хуҗаларына рәхмәт! Шәһәребез чисталыгы – безнең кулларда, шуңа күрә аны яратырга һәм кайгыртырга кирәк. Киләчәк буыннарның да туган ягыбызга мөнәсәбәте бездән тора. Тәрбия максатларында өлкән сыйныф укучыларын, студентларны һәм балаларны шәһәребезне, әйләнә-тирә мохитне яратырга, шәһәрне чистарту һәм төзекләндерү эшләрен башкаручыларны хөрмәт итәргә өйрәтергә кирәк.