Ел саен сентябрь башында кичә генә мәктәп укучысы булган меңләгән
яшьләр студент булуга ирешә. Казанны “студентлар башкаласы” дип атый алуыбызга
мин ихластан сөенәм. Бездә дистәдән артык федераль югары уку йорты бар, аларда
150 меңнән артык студент белем ала. Элек Казан мәктәпләре укучылары Мәскәү, Питер
югары уку йортларына керергә хыялланса, бүген аларның максатлары – Казан университетларында
уку!
Әлеге хыялны Россия һәм чит илләрдәге башка шәһәрләрдә
яшәүче аларның яшьтәшләре дә бүлешүе сөендерә. Кайчандыр чит ил студентлары
нибары 4%-ны гына тәшкил итә иде, ә бүген исә һәр дүртенче студент шәһәрдән һәм
республикадан читтән укырга килгән. Менә ни ул – бренд, белем сыйфаты!
Мэр буларак ышанып әйтә алам, Казан күпчелек яшьләр өчен
икенче йортларына әйләнде. Һәрхәлдә, без читтән безгә килгән студентлар Казанны
яратсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез! Бүгенге беренче курс
студентлары – шәһәребезнең киләчәге! Нәкъ менә актив студентлар хәрәкәте булышлыгында
безнең 1010 яшьлек шәһәребез элеккечә үк яшь, яңа идея һәм башлангычларга ачык
калды!
Мин һәрвакытта да шуны билгеләп киләм, студент еллары –
тормыштагы иң үзенчәлекле чор, бу вакытта синең алда барлык юллар һәм
мөмкинлекләр дә ачык. Әлеге вакыт аралыгында син чын дуслыкның ни икәнен
беләсең, үзеңнең икенче яртыңны табасың, һәм ниһаять – һөнәр аласың, алга таба
нинди юнәлеш буенча барачаклыгыңны билгелисең. Әлеге 4-5 ел эчендә үзеңнең күптөрле
сәләтләреңне тормышка ашырырга өлгерәсең. Бүгенге көндә Казан югары уку
йортлары студентларының мөмкинлекләре чиксез, алар алдында дөнья ачык. Казан
исемендәге трамплин күптөрле яңа мөмкинлекләр бирә. Һәр минутның кадерен
белергә генә кирәк!