Спортның су төрләре
буенча XVI дөнья чемпионаты югары дәрәҗәдә үтте. Әлеге уңышны бәяләп бетереп
булмый. Казанда узган тамашаны Җирнең төрле почмакларыннан күзәттеләр. Миллионлаган
кеше безнең шәһәребезне күрде һәм артистларыбызның осталыкларын бәяләде.
Бөтен планета кешеләрен
шаккаттырган тамаша – гади күренеш кенә түгел. Меңләгән телевидениеләр
трансляцияләгән ачылыш тантанасы нәтиҗәсендә Казан дөньякүләм дәрәҗәдә танылды,
бөтен континенттагы кешеләрнең шәһәребезгә карата кызыксынуы артты. Тамаша Татарстан
башкаласының гына түгел, бөтен илнең халыкара имиджын ныгытты. Без янә халыкара
партнерларыбызга зур дөньякүләм вакыйгаларны иң югары дәрәҗәдә уздырырга әзер
булуыбызны дәлилләдек.
Ачылыш тантанасының уңышы
– уртак җиңү: Россия, Татарстан, Казан һәм әзерлектә катнашкан һәр кешенең
җиңүе. Бердәм команда казанлыларны, шәһәр кунакларын, тамашачыларны шаккаттырыр
өчен зур көч куйды. Әлеге әһәмиятле максат юлында һәркем үзеннән соралганнан артыгракны
эшләде, һәм бердәм эшнең нәтиҗәләре өметләрне аклады.
Россия виртуозларына,
тамаша авторлары Игорь Крутой һәм Алексей Сеченовка ихлас күңелдән рәхмәт
җиткерәсе килә. Алар чараның уникаль концепциясен булдыра һәм иң кыю идеяләрне
тормышка ашыра алдылар. Һичшиксез, аларның эше “Пилигрим” тамашасының һәр
эпизодыннан соң яңгыраган алкышларга лаек.
Артистлар адресына аеруча
да зур рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә. Тамашачылар тантанада безнекеләр чыгыш
ясаганлыгына игътибар иткәннәрдер: казанныкылар да, татарстанныкылар да. Без үз
көчебез белән дөнья күләмендәге тамашаны уздыра алдык, бу исә республиканың
мәдәни потенциалы турында сөйли!
Әлбәттә, волонтерларга
зур рәхмәт. Үзләренең елмаюлары, дустанә мөнәсәбәтләре, ихлас күңелдән ярдәмчел
булулары белән чарада үзенчәлекле якты атмосфера булдырдылар.
Ачылыш тантанасы бөтен
чемпионатка фон бирде. Алда – дөньяның иң яхшы спортчылары арасында ике атналык
ярышлар уздыру, чемпионатның ябылыш тантанасы, “Мастерс” категориясендә
спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты. Без барлык чараларны да лаеклы
дәрәҗәдә уздырырга тиешбез.
Чемпионат бары тик якты хисләр генә калдырыр, халкыбыз тагы бер мәртәбә
шәһәребез өчен горурланыр, ә кунаклар бөтен йөрәкләре белән Казанга гашыйк
булырлар дип ышанам!