И.Метшин Казан зооботаника бакчасын реконструкцияләү турында
Казан шәһәре KZN.RU
Зоопаркны реконструкцияләү мөмкинлегенә ия булу безнең
өчен дә, шәһәрлеләр өчен дә зур бәхет. Җәнлекләрне карау мөмкинлеге була торып
та, зоопаркны яңадан төзи алмавыбыз елдан-ел иң борчыган мәсьәләләрнең берсенә
әйләнә барды. Бүген без зур ышаныч белән
Казанда яңа, безнең шәһәргә лаек булырлык зоопарк барлыкка киләчәк дип әйтә
алабыз. Биредә җәнлекләр өчен шәһәрлеләр каршында да, Татарстан башкаласы
кунаклары алдында оялмаслык яхшы шартлар булдырылачак.
Зооботаника бакчасын реконструкцияләү проектын әзерләү
барышында безгә әле күп эшләр башкарырга туры киләчәк. Экспертларның фикерләрен
исәпкә алырга, шәһәрнең әлеге өлешендәге матурлыгын максималь рәвештә
кулланырга, булачак зоопаркның иске һәм яңа өлешләре ничек кушылачаклыгын уйлап
бетерергә кирәк. Әлеге проект экспертлар һәм җаваплы затларның бердәм эш
нәтиҗәсе булып торачаклыгы төгәл билгеле, ул барлык заманча таләпләргә дә җавап
бирәчәк.