“Адмирал” сәүдә үзәгендәге фаҗига корбаннары саны -17, җимерекләр астында тагын ике кеше булуы ихтимал.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Казан Мэриясендә атна саен үткәрелә торган аппарат киңәшмәсенең бүгенге утырышы бер минут тынлык белән башланып китте. Чарада катнашучылар “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгында вафат булганнарны искә алдылар.
Казандагы Гражданлык яклавы идарәсенең җитәкчесе вазифаларын башкаручы Владимир Моргунов хәбәр иткәнчә, бүген иртәнге сәгать 7.00 алынган мәгълүматлар буенча, “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгында вафат булучылар саны - 17 кеше, аларның 16-сын таныганнар, криминалистика лабораториясе белгечләре тагын бер кеше гәүдәсе фрагментларын җыялар.
Владимир Моргунов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы штабы мәгълүматлары буенча җимерекләр астында тагын 5 кеше булырга мөмкин икәнлеген әйтеп үтте. “Янгын булган урында эшләр 5 өлешкә бүленеп алып барыла. Ике өлештә эшләр тәмамланды, өч өлештә әлегә коткару-эзләнү эшләре дәвам итә”, – диде В.Моргунов.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников сүзләренчә, янгын булган көнне яна торган сәүдә үзәгеннән 650 кеше эвакуацияләнгән, шуларның 250-се - биредә эшләүче хезмәткәрләр. Аның сүзләренчә, фаҗига булган көнне 500-дән артык полиция хезмәткәре, шул исәптән хәрби хезмәткәрләр җәмәгать тәртибен саклаганнар. Әлеге эшләргә ЮХИДИ хезмәтеннән 10 экипаж да җәлеп ителгән. “Адмирал” сәүдә үзәген бүгенге көндә дә полиция хезмәткәрләре саклый. Алар биредә тәүлек буе эшли. Без беренче көнне үк җинаять эше кузгаттык, һәм ул тикшерү идарәсенә җибәрелде, хәзер без тикшерүчеләрнең йөкләмәләрен үтибез”, – дип сөйләде В.Красильников.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов 11-нче март көнне шәһәр хастаханәләре табибларының янгында зыян күргән 22 кешене кабул итүләре турында сөйләде. Сәламәтлекләре бик авыр хәлдә булган өч кешенең берничә сәгатьтән гомерләре өзелә. «19 кешенең 5-се бүген хастаханәләрдән чыгарылды. Зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә иде, хәзерге вакытта уңайланып килә, сәламәтлеге урта хәлдә. Кайберләре тулысынча сәламәтләнеп, хастаханәләрдән чыгарга җыяналар”, – диде Рамил Әхмәтов.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын белән бәйле рәвештә, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең йөкләмәсе буенча администрация тарафыннан оператив хезмәтләрне җәлеп итеп, тәүлек буе сак хезмәте оештырылганлыгын әйтеп үтте. Аның сүзләренчә, янгын нәтиҗәсендә “Казэнерго” газүткәргеченә һәм җылылык үткәргеченә зыян килгән. Шуның аркасында күпфатирлы 40 йорт, 2 медицина объекты, 5 мәгариф учреждениесе һәм 21 сәүдә-офис объектларында җылылык бирү хезмәте тукталган. Администрация башлыгы 1 тәүлектән соң төзекләндерү эшләре башкарылып, барлык объектларның да җылылык белән тәэмин ителүен әйтте.
Дамир Фәттахов янгыннан калган харәбәләрне чистарту эшенә Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан 177 берәмлек төяү өчен махсус техника бүлеп бирелгәнлеген әйтте.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр базарларында янгыннар булганлыгын искә төшереп узды. Ләкин әлеге янгынның материаль зыяннан тыш, кеше гомерләрен алып киткән беренче зур фаҗига икәнлеген ассызыклап үтте.