2014 елда Татарстан башкаласында төзелеше рөхсәт ителмәгән 186 объект булуы ачыкланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). 2014 елда Казанның Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе шәһәр территориясендә шәһәр төзелеше өлкәсендәге законнар җыелмасын үтәүне тәэмин итү буенча эшне дәвам итә. Узган елда Татарстан башкаласында төзелеше рөхсәт ителмәгән 186 объект булуы ачыкланган, шуларның 135-е үз белдекләреннән чыгып төзелсә, 36-сы күпфатирлы торак йортларны законсыз рәвештә эксплуатацияләүгә карый. Мондый объектларны хокукый киңлеккә күчерү зарурилыгын бүген эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклап үтте, киресе күзәтелгән очракта, “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын кебек фаҗигаләрдән котылып булмаячак.
Казан Башкарма комитетының Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе башлыгы Альберт Салихов мәгълүматларына карагнда, 2014 елда шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсенә төзелеш алып барырга рөхсәт сорап 1359 гариза кергән, нәтиҗәдә, 679 рөхсәт язуы әзерләнгән: гражданлык билгеләнешле объект төзүгә - 182, күп фатирлы торак төзүгә – 109, шәхси торак йорт салуга – 388. Бирелгән рөхсәт документлары арасында күпчелек ягыннан алдагы ике урында - торак һәм балалар бакчалары гамәлгә кертүне күздә тотканнары.
Идарә индивидуаль төзүчене хокукый киңлеккә күчерү буенча эш алып бара. “Идарә тарафыннан шәхси торак төзелешенә рөхсәтләр 2011 елга караганда 4 тапкырга күбрәк бирелгән. Минемчә, Башкарма комитетның уңышы бу”, - дип игътибарны уңай тенденциягә юнәлтте бүлекчәнең җитәкчесе.
Илсур Метшин законсыз объектларны ачыклау буенча эш җентекләп алып барылуын билгеләп үтте.
“Таунхаусларга килгәндә, безнең позиция шундый ук катгый, без алга таба да аларны ачыклау буенча системалы эш алып баруны дәвам итәчәкбез. Инженерлык челтәрләре буенча тәэмин ителмәгән, экспертиза үткәрелмәгән әлеге законсыз таунхаусларда ни булачагын кем әйтә ала? Әлеге йортларның нинди фундаментта торуын, диварларның, түбә, конструкцияләрнең нинди калынлыкта булуын беркем дә белми. Аннары кешеләр үлә. Моның өчен кем җавап бирәчәк?” – дип искәртеп үтте Илсур Метшин.
Шәһәр җитәкчесе Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсенә шәһәр һәм республика прокуратурасы органнары, тиешле министрлыктан хезмәттәшләре белән берлектә аларны ачыклау буенча эшләрне дәвам итәргә кушты. “Югыйсә бәладән качып булмаячак. Рөхсәтләр конструкцияләрнең куркынычсызлыгын, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен белгечләр тарафыннан тикшерелсен өчен бирелә. “Адмирал” мисалы күрсәтеп тора: рөхсәтләр юктан гына бирелми, иң беренче чиратта – кешеләрнең иминлеген тәэмин итәр өчен. Шуңа да без бер генә көнгә дә әлеге эшне туктатмыйбыз”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр Мэры.