Казанда “Адмирал” сәүдә үзәге янгыны вакытында зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән хәйрия фонды булдырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Казан Башкарма комитеты алдында торган иң мөһим бурычларның берсе, - “Адмирал” сәүдә үзәге янгыны вакытында зыян күргән кешеләргә, эшмәкәрләргә максималь рәвештә ярдәм итү. Һәр зыян күрүче белән аерым һәм конкерт эшләргә кирәк. Эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Хәзерге вакытта эшмәкәрләргә нинди ярдәм күрсәтелүе, зыян күрүчеләрнең бердәм базасы булдырылуы һәм эшмәкәрләрне шәһәрнең башка сәүдә нокталарына урнаштыру мөмкинлекләре турында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов сөйләде.
“12-нче һәм 13-нче мартта 48 сәгать буе эшмәкәрләр белән аралашу булды, барлык зыян күргән кешеләр дә сорашылды, хәзер безнең алда эшмәкәрләр турында тулы картина бар – кемнәр эшләгән, нинди эш төре белән шөгыльләнгән, нинди кредитлары бар”, - дип хисап тотты Иван Кузнецов. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары хәбәр иткәнчә, эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән янгында зыян күрүчеләрнең бердәм базасы булдырылган.
Сораштыру барышында билгеле булган мәгълүматлар буенча, “Адмирал”да 562 эшмәкәр эшчәнлек алып барган, алар 1062 сәүдә урынын арендалап торган, 33-енең документлары һәм паспортлары янган. Һәр икенче эшмәкәрнең кредиты бар, кредитларының гомуми суммасы 400 миллион сумнан артып китә.
И.Кузнецов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта кредитларны кичектереп түләү мөмкинлеге һәм эшмәкәрләргә финанс яктан булышу өчен яңа финанс инструментлар эшләнелеше карала.
Шулай ук Башкарма комитет шәһәрнең 19 базары белән сөйләшү уздырган, алар 1315 сәүдә урыны бирергә әзерләр, шуның өстенә Яшел Үзәндәге “Яңа Тура” базары да 1200 урын бирергә әзер.
Аның сүзләренә караганда, күп кенә эшмәкәрләр ничек ярдәм итеп булуы, акчаларны кая күчереп булу турында сорап мөрәҗәгать итә икән. Шуңа бәйле рәвештә эшмәкәрләр өчен хәйрия фонды оештырыла, аның белән янгында зыян күрүчеләр үзләре идарә итәчәкләр.
Моннан кала, “Адмирал”да эшчәнлек алып барган читтән килгән эшмәкәрләрне шәһәрнең хостелларында һәм отельларында ташламалы рәвештә урнаштыру мөмкинлеге каралган. Иван Кузнецов янгында зыян күрүче эшмәкәрләргә битараф калмаган эшмәкәрлек вәкилләренә рәхмәтен белдерде.
“Безнең алда максималь рәвештә эшмәкәрләргә булышу бурычы тора, - дип билгеләде Илсур Метшин. – Кемдер үзенең милкен салган, кемдер кредитларда утыра – күпләгән сораулар аларда. Әмма бу эшне алып барырга кирәк, һәм иң мөһиме – конкрет ярдәм тәкъдим итәргә. Һәр зыян күрүче белән аерым эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Мэр фондны булдыру һәм бизнес-ширкәтләре тарафыннан эшмәкәрләргә ярдәм итү инициативасын хуплады, мөмкинлеге булган кешеләрне әлеге изге эштә катнашырга чакырды.
Фото mchs.tatarstan.ru сайтыннан алынды.