Илсур Метшин “Водоканал” предприятиесенең авария-диспетчерлык һәм кабул итү хезмәте белән танышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). Казанлылар су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруга һәм су чыгаруга заявкаларны хәзер онлайн режимда бирә ала. Моннан кала, физик затлар да, юридик затлар да “Водоканал” МУП сайты аша үзләренең мөрәҗәгатьләренең каралу стадиясен белә алалар. “Водоканал” предприятиесенең яңартылган авария-диспетчерлык һәм кабул итү хезмәте белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Аның белән бергә Родина ур., 9 адресы буенча урнашкан “Водоканал”ның бинасын Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Башкарма комитет җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, структур бүлекчә җитәкчеләре дә карады.
“Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров сөйләп үткәнчә, килүчеләрне кабул итүне оптимальләштерү һәм оештыруда уңайлыклар булдыру өчен кабул итү һәм документларны тапшыру өчен бер генә кабул итү ноктасы билгеләнгән, ул көн саен эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Мэр билгеләп үткәнчә, шул рәвешле ришвәтчелек мәсьәләләре дә чишелә - документларны кабул итү бөтен кешенең күз алдында башкарыла.
Моннан кала, предприятие холлында компьютер урнаштырылган, аның ярдәмендә кешеләр “Водоканал” сайтына керә алалар һәм техник шартларны алу буенча электрон заявка калдыра, үзләренең мөрәҗәгатьләренең каралу стадиясен, барлык документларның якынча раслануын белә алалар. Әлеге мөмкинлектән физик затлар да, юридик затлар да куллана ала. “Димәк, миңа монда килеп торырга кирәкми, мин эш кабинетыннан да заявка калдыра алам. Юкка йөреп тору кирәкми, нинди документлар кирәк дип шалтырату, белешү соралмый”, - дип бәяләде шәһәр башлыгы интернет аша кабул итүнең өстенлекләрен.
Реструктуризациия авария-диспетчерлык хезмәтенә дә кагылган, моңа кадәр биредә гражданнардан заявкаларны телефонда эшләүчеләр кабул иткән, соңыннан аларны диспетчерларга тапшырганнар. А.Егоров сөйләп үткәнчә, “Водоканал” хезмәткәрләре интерактив режимда су торбалары һәм канализация насос станцияләре эшен күзәтеп тора алалар. Зур экраннарга зур станцияләр буенча барлык мәгълүмат чыгарыла.
Соңыннан Илсур Метшин “Водоканал” МУП эшенең 2014 елгы нәтиҗәләре белән танышты.