Кризиска каршы шәһәр штабы кысаларында өлешкә кереп төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). Бүген Казан ратушасында кризиска каршы шәһәр штабы кысаларында Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә өлешкә кереп төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков, “Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров, район башлыклары һәм шәһәрнең алдынгы төзелеш ширкәтләренең җитәкчеләре катнашты.
Азат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, вәкилләре киңәшмәдә катнашкан ширкәтләр өлешкә кереп төзү базарының 70% күләмен формалаштыралар, аларның бүегнге хәле аркылы шәһәрнең төзелеш тармагының иминлеге турында туөлаем фикер йөртеп була.
Төзүчеләрнең кризис чорында партнерлары – финанс оешмалары һәм челтәрле компанияләр белән мөнәсәбәтләре киеренкеләнә. Шуңа да карамастан, төзелеш ширкәтләре вәкилләре бүгенге көннәренә уңай бәя бирәләр. Элек төзелгән килешүләр буенча бурычлар, шул исәптән өлешкә керүчеләр белән дә, бүгенге көндә тулы күләмдә башкарыла, төзелеш темплары һәм торакны тапшыру кимеми.
Катнашучылар төзелеш материалларына бәяләрнең гел үзгәреп торуын билгеләп үттеләр, әмма бу эшләрнең план буенча баруына комачау итми.
Илсур Метшин Казанда масштаблы күләмдә өлешкә кереп төзү һәм социаль ипотека программасы тормышка ашырылуын билгеләп үтте, кризис чорында да алар дәвам ителергә тиеш дип белдерде ул. “Без кыен икътисади шартларда Казанның төзелеш базарында барлыкка килергә мөмкин булган мәсьәләләр буенча фикер алышырга дип җыелдык. Торак базары шәһәр үсешендә әһәмиятле тармакларның берсе булып тора. Торак төзелеше күләме шәһәрлеләрнең иминлек индикаторы булып тора, ул халык саны артуга да, яшәү дәвамлылыгы үсүенә дә йогынты ясый”.