Казанда Россиядә беренчеләрдән булып башкала Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге кризиска каршы шәһәр штабы эшли башлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Россиядә беренчеләрдән булып Казанда башкала Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге кризиска каршы шәһәр штабы эшли башлады. Шәһәр башлыгы бу юнәлештә эшләүче урынбасарлар белән берлектә бизнесның төрле өлкәләрендәге вәкилләр белән эшлекле очрашулар үткәрәчәк. Мондый чараларда ике як тарафыннан да уртак сәясәт эшләнәчәк һәм икътисади кризис нәтиҗәләрен юкка чыгару буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.
Кризиска каршы штаб эше кысаларында бүген шәһәрнең Башкарма комитетында тышкы реклама базарының эре операторлары вәкилләре белән берлектә беренче очрашу үтте. Әлеге чарада Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Финанс идарәсе җитәкчесе Радик Шәфигуллин, Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина катнашты.
Реклама базары кризис үзгәрешләрен беренчеләрдән булып тоемлаучы өлкә. Тотрыксыз икътисади шартларда эшмәкәрләр, беренче чиратта, реклама өчен бюджетны чикли башлыйлар. Бүген Казан тышкы реклама базарында, Россия базарларындагыча, хәлләр бик шәптән түгел. Реклама бюджетының читкә китүен һәм тышкы рекламаны урнаштыру күләменең кимүен катнашучылар нәкъ менә тотрыксыз икътисади хәл белән аңлаталар. Безнең тикшеренүләр буенча, Казанда 30% клиент (автосалоннар, күңел ачу үзәкләре, кунакханәләр) тышкы реклама урнаштырудан тулысынча баш тартты. Калган клиентлар бюджетны 15%тан 50%ка кадәр киметте. Мондый хәлнең беркайчан да күзәтелгәне юк иде әле”,- диде «Лариса-сити» реклама агентлыгы директоры Артур Закиров.
Мондый шартларда тышкы реклама базары операторларына үз эшчәнлекләрен алга таба планлаштыру бик кыен, моннан тыш, муниципалитетлар каршында финанс бурычын үтәмәү куркынычы да артып китә, бу исә банкротлыкка чыгу дигән сүз. Әлеге мәсьәләне уңай якка хәл итүдә катнашучылар реклама урнаштыруда аренда түләвен киметү алымын уңышлы булыр дип саныйлар. 2008 елгы кризис вакытында муниципаль дәрәҗәдә күрсәтелгән мондый ярдәмнәрнең бик урынлы булуын да әйтеп үтәргә кирәк. “Мондый икътисади тотрыксызлык күзәтелгән бу заманда тышкы реклама операторларына ярдәм итәрлек чаралар кабул итү мөмкинлеген карау буенча без Казан Мэрына мөрәҗәгать иттек. Бүген бирегә җыелган компанияләрнең барысы да берничә йөз эш урыны белән тәэмин итүчеләр, салымнарны тиешенчә түләп баручылар һәм шәһәрнең туристлар тарафыннан игътибар үзәгендә булуында да аларның өлешләре бик зур”, - диде «Russ Outdoor» ҖЧҖ директоры Сергей Дубков.
Киңәшмәдә катнашучылар муниципаль дәрәҗәдә күрсәтеләчәк ярдәм тышкы реклама базарында хәлне уңай якка үзгәртәчәк дип өметләнәләр. Чыннан да, ярдәм чыгымнарны әзәйтергә, клиентлар өчен реклама урнаштыру бәясен киметергә мөмкинлек бирәчәк, хезмәткәрләрнең эш урыннарын саклап калырга, социаль программаларны тулы күләмдә гамәлгә ашырырга җирлек тудырачак.
Илсур Метшин реклама базарында катнашучыларның тәкъдимнәрен тыңлаганнан соң, бизнес һәм хакимият арасында партнёрлык мөнәсәбәтләре урнаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Казан Мэры кризиска каршы чаралар кабул итү буенча карарлар уйланылган булырга тиешлеген дә әйтеп үтте һәм алар уртак җыелышларда бергәләп хәл ителергә тиеш диде.