Казан Мэры казанлыларның белем бирү, шәһәрне төзекләндерү һәм социаль ипотека мәсьәләләре буенча сорауларына җавап бирде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин бүген халыкны кабул итте. Яңа Савин районының 165-нче мәктәбендә узган очрашуда 9 кеше катнашты, алар шәһәр җитәкчесе адресына белем бирү, шәһәрне төзекләндерү һәм социаль ипотека мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр юллаган булган.
Казанда яшәүче Жанна Петренко һәм Елена Красильникова Яңа Савин районы әниләре исеменнән барлык медицина белгечләре кабул итәчәк Чистай урамы буенча зур балалар сырхауханәсе төзелеше белән кызыксындылар. “Безнең сырхауханә төрле урамнардагы берничә бинада урнашкан: УЗИ – бер бинада, педиатрлар – икенчесендә. Безне бөтен белгечләр дә бер бинада булачак балалар сырхауханәсе төзелеше мәсьәләсе борчый”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәрлеләрнең берсе.
Илсур Метшин республикада теге яисә бу район өчен нинди мәсьәләләр көн кадагында тору буенча мәгълүмат җыю эше даими алып барылганлыгын билгеләп үтте. Әйтик, 300 меңләп кеше яши торган Яңа Савин районында Бондаренко урамы буенча 1375 урынга испәләнгән мәктәп төзү мәсьәләсе мөһим булып тора. Мэр сүзләренә караганда, көн кадагындагы чираттагы мәсьәлә - яңа балалар сырхауханәсе бинасын төзү. Әлеге проектның әһәмиятлелегенә игътибар юнәлтү өчен шәһәр җитәкчесе проектны яклап имзалар җыю буенча инициатив төркем булдырырга чакырды һәм шәһәр хакимияте ягыннан әлеге мәсьәләне чишүдә кулдан килгәнчә булышлык күрсәтергә вәгъдә бирде.
Казанлыларны шулай ук 69-нчы микрорайонда мәктәп төзелеше мәсьәләсе дә борчый. Алия Хәбибуллина сүзләренә караганда, аларның гаиләсендә кечкенә бала тәрбияләнә, шуңа да әлеге мәсьәлә бигрәк тә актуаль булып тора.
Татарстан башкаласы җитәкчесе балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү шәһәр һәм республика өчен әһәмиятле мәсьәләләрдән саналуын билгеләп үтте. “Казанда гына да без 4 ел эчендә 81 балалар бакчасы төзедек. Хәзерге планда Яңа Савин районының Бондаренко урамында мәктәп төзү, соңыннан Совет районында, Азино микрорайонында – ул инде проектлана”, - дип билгеләде Илсур Метшин һәм 69-нчы микрорайонда мәктәпне проектлау һәм төзү чиратта тора дип өмет белдерде.
Шулай ук казанлыларны юлларны ремонтлау, парковкалар төзү, парк зоналарын төзекләндерү һәм социаль ипотека программасы буенча торак шартларын яхшырту мәсьәләләре дә кызыксындырды.