Территорияләрне кышкы чорда карап тотуга бәйле вазифалар сыйфатлы итеп башкарылырга тиеш, диде Казан Мэры.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль). Территорияләрне кышкы чорда карап тотуга йөкләнгән вазифалар тиешле дәрәҗәдә үтәлсен өчен Казан компанияләренең милекчеләре подрядчы оешмаларның эшен җентекләп тикшереп торырга тиеш. Әлеге тикшерү подрядчы оешмаларның тиешле территориядә кар чистарту һәм карны кирәк урынга озату белән бәйле эшләрне үз вакытында сыйфатлы итеп башкаруларын тәэмин итәчәк. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин бүген Татарстан урамында урнашкан, берәмләп сату сәүдә челтәрләренең берсенә керүче эконом-класслы «Магнит» кибете территориясен тикшерде һәм әлеге фикер Мэр тарафыннан шунда яңгырады.
Территорияне тикшерү барышында шәһәр башлыгы белән бергә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров, «Иске шәһәр» префекты Дамир Усманов, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Андрей Лобов, Административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов та катнашты.
Шәһәр башлыгына «Тандер» ЯАҖ Казан филиалы директоры Денис Матузков хәбәр иткәнчә, бүген җитәкчелек кибет территориясен кардан чистарту һәм карны кирәк урынга озату белән бәйле эшләр буенча хәлне уңай якка үзгәрткән.
«Ихтыяҗ туган очракта без хезмәт күрсәтүче оешмага гариза юллыйбыз. Безнең штатта җыештыручылар да бар. Кирәк булса алар баскычларны кардан чистарта алалар. Ләкин кибет территорияләрен подрядчы оешмалар җыештыра»,- дип, территорияләрне кышкы чорда карап тотуга бәйле эшләр белән таныштырды компаниянең филиал директоры. Аның сүзләренчә, кибетләргә керү юллары чират буенча чистартыла. Әлеге максатлар өчен 8 подрядчы оешма җәлеп ителгән.
«Тиешле территорияләрдә кар чистарту һәм карны кирәк урынга озату белән бәйле эшләр үз вакытында сыйфатлы итеп башкарылсын өчен подрядчы оешмаларны тикшереп торырга кирәк», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
«Әлеге челтәр кулай бәяләре белән халык арасында бик популяр булып тора. Сезгә төрле катлам кешеләре йөри. Эшләрне шулай итеп оештырырга кирәк: халык зарланырлык булмасын. Район администрацияләреннән, Тышкы төзекләндерү комитетыннан ниндидер ярдәм кирәк булган очракта, без сезгә бик теләп булышачакбыз», - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.
Исегезгә төшерәбез, кышкы чорда юлларны, тротуарларны, йорт яны территорияләрен, бина түбәләрен һәм башка объектларны карап тоту таләпләре җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрендә язылган. Кагыйдә буенча, җир биләмәләре милекчеләре – физик яки юридик затлар – җир биләмәсе территориясен һәм объект янындагы территорияне, мөстәкыйль рәвештә яисә шәхси чаралар хисабына махсус оешмаларны җәлеп итеп, карап тотарга һәм җыештырырга хокуклы. Гомуми кулланылыштагы территорияне җыештыру Казан шәһәре Башкарма комитеты карамагында булса, җир биләмәләре һәм биналар янындагы территорияләр өчен шәхси милекчеләр үзләре җавап бирергә бурычлы.
Узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәләренең берсендә хәбәр ителгәнчә, тротуарларны һәм йорт яны территорияләрен кардан чистарту мәсьәләләренә кагылышлы гражданнар мөрәҗәгатьләрен укып нәтиҗә ясаган вакытта «Магнит» челтәре кибетләренә керү юлларының кардан сыйфатсыз итеп чистартылуы турында ачыкланган иде. Ләкин Башкарма комитет бүлекчәләренең җитәкчеләре челтәр милекчеләре белән очрашып сөйләшкәннән соң, компания башлыклары подрядчы оешмалар белән эшне көчәйтеп, кибетләр тирәсендәге юллар кардан чистартылды, кар тиешле урыннарга озатылды.