Күргәзмәнең ачылышында Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль). Бүген Казанда “Хәзинә” милли сәнгать галереясында “Халык сәнгате һөнәрләре һәм Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясенең туристик потенциалы” күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде. Күргәзмәнең ачылышында Казан Мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Иран Ислам республикасының Казандагы генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян, шулай ук шәһәрнең мэры Садег Наджафи Хезерлу белән Тебриз делегациясе катнашты.
Әлеге күргәзмә Татарстан башкаласы халкын Тебриз шәһәренең мәдәнияте белән таныштыруга юнәлдерелгән. Бу шәһәр 4 меңнән артык еллык тарихка ия, ул Иранның иң зур һәм әһәмиятле шәһәрләренең берсе булып тора. Күргәзмәдә казанлылар декоратив-гамәли сәнгатьнең 140 әсәрен күрә алалар. Күргәзмәгә килүчеләр шулай ук Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясенә караган истәлекле урыннарның фотографияләрен тамаша кыла ала.
Айрат Сибагатуллин кичә Казанда Тебриз мәдәнияте көннәре старт алганлыгын искә төшереп үтте. Әлеге күргәзмә безнең халыкка бигрәк тә ошаячак, чөнки Тебриз шәһәренең мәдәнияте татар мәдәниятенә якын. Айрат Сибагатуллин Иран кунакларына иминлек, тыныч күкләр теләде һәм алга таба да ике шәһәр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр дәвамлы булуына ышанычын белдерде.
Садег Наджафи Хезерлу мәдәният министрына җавап визиты буларак Тебризгә килү һәм татар сәнгатенә багышланган шундый ук күргәзмә оештыру тәкъдиме белән чыкты.
Казан Мэры күргәзмә белән танышты, Иран делегациясе вәкилләре белән аралашты. Шәһәр җитәкчесе әлеге күргәзмә Казан тамашачысының күңеленә хуш килер дип билгеләп үтте һәм шәһәр халкын күргәзмәне карарга чакырды.
Күргәзмә Казан Кремле территориясендәге “Хәзинә” милли сәнгать галереясында нибары өч көн генә - 5-нче февральгә кадәр эшләячәк.