Казан Мэры журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Казан Мэры Илсур Метшин журналистларны һөнәри бәйрәмнәре – Россия матбугаты көне белән котлады.
“Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре! Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм! Казан – Россиядә зур ММЧ һәм масс-медиа үзәкләренең берсе. Безнең шәһәрдә даими рәвештә басма һәм электрон матбугат чыгып килә. Укучылар аудиториясе йөзләгән мең кешегә җитә.
Мәгълүмати технологияләр үсеш алган гасырда массакүләм мәгълүмат чараларының кеше тормышындагы роленә бәя бирү шактый кыен. Басма сүзнең көче искиткеч зур. Матбугат басмалары – кәгазь, шул ук вакытта электрон вариантлары да – мәгариф-агарту, тәрбияви, белем бирү кебек әһәмиятле функцияне алып баруны дәвам итәләр, кешеләрне кызыксынулары һәм шөгыльләре буенча берләштерәләр, иҗтимагый әһәмияткә ия булган темаларга игътибар юнәлтәләр, дискуссияләр оештыралар.
Бүген кешеләр элеккечә үк журналистларның фикеренә ышана, димәк, аларның профессионализмы, таланты, объективлыгы һәм гаделлегеннән казанлыларның шәһәр, республика, илдә барган вакыйгаларны кабул итүләре тора. Теләсә кайсы яңалык һәрвакытта да матбугатта үзенең чагалышын таба, һәм әлеге мәгълүмат чыганаклары аркылы халык тирә-юньдә барган вакыйгалардан хәбәрдар булып тора.
Үз эшеңә бирелгәнлек, принципиальлек, җаваплылык, битараф булмау, дөреслеккә омтылу киләчәктә дә сезнең үз-үзегезне үстерүгә һәм һөнәри үсешегезгә булышачак. Ихлас күңелдән эшегездә уңышлар, иҗади илһам, үткен каләм, тотрыклылык һәм иминлек телим!” – диелә котлауда.